Гаризалар бирү вакыты – 31 нче октябрьгә кадәр
Фото: Денис Гордийко
Тыңлауларда Казан халкы катнаша ала. Аларда чыгыш ясау хокукы белән гаризалар, шулай ук фикер алышу мәсьәләсе буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр эш көннәрендә 9:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр һәм 13:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Кремль урамы, 3 йорт, 313 кабинет адресы буенча кабул ителә. Гаризалар бирү вакыты – 31 нче октябрьгә кадәр. Өстәмә мәгълүматны +7(843)299-14-19 телефоны буенча алырга мөмкин.
Ачык тыңлаулар 7 нче ноябрьдә 15:00 сәгатьтә Кремль урамы, 3 адресы буенча Казан Башкарма комитетының зур утырышлар залында узачак.
Депутатлар карары проекты нигезендә, 2024 елга шәһәр бюджетының гомуми керемнәре күләме – 41 млрд 530 млн 932 мең сум, чыгымнары шул ук күләмдә фаразлана.
2025 елга керемнәрнең гомуми күләме – 40 млрд 764 млн 983 мең 200 сум, чыгымнар шул ук күләмдә фаразлана.
2026 елга керемнәрнең гомуми күләме – 41 млрд 119 млн 29 мең 100 сум, чыгымнар шул ук күләмдә фаразлана.