Шәһәрлеләр үзләренең физик сәләтләрен инде киләсе атнада тикшерә алачак
Казан хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО) сынау үзәге 25-27 март көннәрендә шәһәр халкын комплекс нормативларын үтәргә чакыра. Спорт чарасына I–XVIII яшь баскычларында (6-7 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк) катнашучылар кушыла ала.
Нормативларны тапшыру өчен рәсми төркемнең шәхси хәбәрләренә фамилия, исем, әтисенең исемен, туу датасын, УИН (системада теркәлгәндә бирелә торган уникаль идентификацион номер) һәм биремнәрне башкарырга теләгән датаны җибәрергә кирәк.
Билгеләнгән көнне үзең белән сәламәтлек торышы турында медицина белешмәсе һәм шәхесне раслаучы документ булырга тиеш, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгында.
Нормативларны кабул итү расписаниесе
25 март, футбол-җиңел атлетика манежы (Ташаяк ур., 2а)
9: 00-9:15 – теркәлү
9:15 – ГТО нормаларын үтәү
Түбәндәге нормативларны тапшырырга мөмкин булачак: 10 м , 30 м, 60 м һәм 100 м; 1 км, 1,5 км, 2 км һәм 3 км дистанцияләрдә йөгерү; 3х10 м туры һәм кире юнәлештә бер үк кыска дистанцияне күп тапкырлар узу белән характерлана торган йөгерү төре (челночный бег); катнаш хәрәкәт.
26 март, «Трудовые резервы» (Николай Ершов ур., 7а)
14:00-14:15 – теркәлү
14:15 – ГТО нормаларын үтәү
Бу көнне катнашучылар физик сәләтләрен түбәндәге нормативларда тикшерә алачак: биек аркылы салынмадан тартылу; тәбәнәк аркылы салынмадан ятып тартылу; урыннан ике аяк белән этенеп озынлыкка сикерү; аркада ятып гәүдәне күтәрү; гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга авышу.
27 март, «Акчарлак» бассейны (Кол Гали ур., 13а)
11: 00-11:15 – теркәлү
11:15 – ГТО нормаларын үтәү: 25 һәм 50 метрга йөзү
ГТО комплексы чаралары «Физик культура һәм спортны үстерү» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Алар халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.