В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Администрация хезмәткәрләре 100 дән артык рейд үткәргән һәм 9 миллион сум штраф салган
Денис Гордийко фотосы
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе хезмәткәрләре, законсыз нокталарны сүтеп, яңа сәүдә урыннары булдырып, рөхсәтсез төзелгән сәүдә объектларына каршы актив көрәш эшен дәвам итә. Узган елны законсыз эшли торган 83 сәүдә объекты юк ителгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
Узган елны иҗтимагый куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре 100 дән артык рейд үткәргән һәм 9 миллион сум күләмендә штраф салган. Рейдлар барышында төрле төрдәге 7 тоннадан артык продукция, 500 дән артык гипстан ясалган фигура һәм 1 меңнән артык сувенир кире алынган. Узган ел рөхсәтсез урнаштырылган 83 сәүдә объекты юк ителгән.
Әмма эш законсыз эшмәкәрлек объектларын юк итү мәсьәләсе буенча гына алып барылмый. Хәзерге вакытта эшли торган сәүдә объектларын шәһәрнең архитектура күренешенә туры китерү чаралары башланган. Вишневский урамында урнаштырылган «Горпечать» челтәренең яңартылган киоскы беренче үрнәк мисал булып тора. Шәһәр мохитенең тышкы күренешен яхшыртуга юнәлдерелгән мондый үзгәрешлә алга таба да дәвам итәчәк.
Альберт Салихов сүзләренчә, товарларны автомобильләрдә сатучылар аерым игътибар үзәгендә. Мондый эшчәнлеккә юл куймау өчен катгый чаралар күрелә – транспорт махсус стоянкага озатыла.
Законсыз сәүдә мәсьәләсен хәл итү өчен махсус һәм рәсми сәүдә урыннары булдыру гамәлгә ашырыла. Әйтик, бу елны Чехов базарын яңарту эшләре башланачак, объект 2028 елда төзекләндерелеп бетәргә тиеш. «Без алдагы елларда яңартылган базарны күрәчәкбез. Ул шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен яңа җәлеп итү ноктасы булачак», - дип өстәде Альберт Салихов.
Яңа үзгәрешләр шәһәрнең барлык сәүдә мәйданчыкларына да кагыла: булачак яңа дәрәҗәдәге гастрокомплексның – Идел буе базарының эскиз проекты килештерелә һәм 10 нчы микрорайон, Мәүлет базарының сәүдә мәйданчыкларында эшләр тәмамлана.
«Сәүдә өлкәсендәге әлеге үзгәрешләр кулланучылар базарына уңай йогынты ясый, ул шулай ук тотрыклы үсеш динамикасын күрсәтә. Әйләнеш күләме сәүдә өлкәсендә дә, туклану һәм түләүле хезмәтләр өлкәсендә дә арта», - дип сүзен йомгаклады чыгыш ясаучы.