Фото: Федерация Советы
(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче декабрь). Президент сайлаулары 2024 елның 17 нче мартына билгеләнгән. Федерация Советы пленар утырышта тиешле карарны хуплады.
Палата спикеры Валентина Матвиенко бу карар белән сайлау алды кампаниясенә старт бирелә дип билгеләп үтте. Ул шулай ук, алда торган сайлаулар Россия үсеше векторын күп яктан билгеләячәк мөһим сәяси вакыйга, дип өстәде.
Шул ук вакытта президент сайлауларында күп көнлек тавыш бирүне үткәрү турында карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе чыгарачак. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова аның өч көн дә бара алуы турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, РФ Конституциясенең 102 нче маддәсе буенча Россия Президентын сайлау датасын билгеләү Федерация Советы вәкаләтләренә карый.