Республика халкына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре консультация бирәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Шалтыратуларны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә кабул итәләр: +7(917)224-87-94. Белгечләргә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 10:00 дән 16:00 гә кадәр, җомга көнне 10:00 дән 15:45 кә кадәр (тәнәфес – 12:00 дән 12:45 кә кадәр) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук кызыксындырган сорауларны +7(843)221-90-16 телефон номеры буенча кулланучылар өчен консультация үзәгенә дә юлларга була: көн саен 9:00 дән 17:00 гә кадәр, тәнәфес – 12:00 дән 13:00 гә кадәр.
Кайнар линия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм республиканың Гигиена һәм эпидемиология үзәге тарафыннан оештырылган.