Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.11.2025, 14:03

Татарстанда кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия чигеннән 34 процентка түбәнрәк

Узган атнада респиратор авыруларының 10 мең очрагы теркәлгән – әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22 процентка кимрәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Татарстанда кискен респиратор вирус инфекцияс, сезонлы грипп һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны фаразланган дәрәҗәгә туры килә. Узган атнада респиратор авыруларының 10 мең 8 очрагы теркәлгән – бу узган атнага караганда 11 процентка күбрәк дигән сүз. Шул ук вакытта әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22 процентка кимрәк һәм эпидемия чигеннән 34 процентка түбәнрәк. Хәзерге вакытта авырулар буенча күзәтелә торган вәзгыять агымдагы сезон өчен гадәти күренеш, дип аңлаттылар Россия кулланучылар күзәтчелеге белгечләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Төбәктә гриппның артуы күзәтелә. Сентябрь һәм октябрь айларында негриппоз этиологияле вируслар китереп чыгарган авырулар өстен булган, әмма хәзер грипп вирусларының акрын циркуляциясе күзәтелә. Бер атна эчендә 114 очрак ачыкланган – бу 32 процент уңай проба. Республикада күбесенчә A (H3N2) гриппы вирусы тарала.

Авыру күрсәткечләренең үсеше беренче чиратта 7-14 яшьлек укучылар арасында теркәлгән. Мәгариф учреждениеләрендә иртәнге фильтр актив эшли. Сентябрь башыннан кискен респиратор вирус инфекциясе һәм югары температура симптомнары аркасында дәресләргә сигез меңгә якын укучы кертелмәгән. Табиблар ассызыклаганча, мондый профилактик чара үзенең нәтиҗәлелеген исбатлый һәм әлеге алым уку йортлары белән беррәттән, өлкәннәр коллективларында да кулланылырга тиеш.

«Грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе елның бу вакытында, бигрәк тә оешкан коллективларда көчәя. Мәктәп укучылары аркасында хәзер без үсешне күзәтәбез, әмма, асылда, бу шулай ук фильтрларның яхшы эшләү күрсәткече дә. Инфекцияләрнең һава-тамчы юлы белән йогуын исәпкә алганда, авыруны ябык биналарда һәм җәмәгать урыннарында йоктыру ихтималы югарырак икәнен аңлыйбыз. Шуңа күрә профилактика чаралары: бактерияләрне нурлар ярдәмендә юк итү һәм биналарны еш җилләтү, өслекләрне даими дезинфекцияләү беренче планга чыга. Гомумән алганда, бу чор өчен көтелгән авырулар саны артуын билгеләп үтәбез», - дип аңлатты Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Бу елны республика халкының 51 проценты гриппка каршы вакцина ясаткан. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда бераз артыграк – ул вакытта 49 процент халык прививка ясаткан. Әлегә республикада вакцина бар, ди белгечләр. Шунлыктан теләге булган кешеләр прививка ясата ала.

Татарстанда шулай ук яңа коронавирус инфекциясе белән авыру очракларының саны артуы күзәтелә. Бер атна эчендә авыру 1,6 тапкырга арткан. Шул ук вакытта COVID-19 күпчелек пациентларда кискен респиратор вирус инфекциясе сыман уза. Төбәктә үпкә ялкынсынуының нибары өч очрагы теркәлгән, авыруның авыр формалары ачыкланмаган. Штаммнарны мониторинглау эше дәвам итә: тикшерелгән пробаларның 65 процентында «омикрон» раслана.

Башка инфекцияләр буенча вәзгыять тотрыклы. Кызамык белән авыручылар саны кими: ноябрьдә бер генә яңа очрак та теркәлмәгән. Бу елны барлыгы 68 авыру очрагы билгеле. Күрсәткечләр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда дүрт тапкырга түбәнрәк. Профилактика кысаларында 34 мең кешегә прививка ясалган.

Россия кулланучылар күзәтчелеге белгечләре республика халкыннан профилактика чараларын үтәүгә игътибарлы булуларын сорый. Массакүләм чараларга һәм кешеләр күп җыела торган җәмәгать урыннарына баруны чикләү, авыру билгеләре күзәтелгән очракта, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш ителә, иң яхшысы табибны өйгә чакырту, ди белгечләр. Шулай ук һәрдаим кулларны юу, иммунитетны ныгыта торган азык-төлек куллану сорала.

Табиблар билгеләп үткәнчә, аксымга бай төрле продуктларны үз эченә алган туклану режимы иммунитетны сакларга ярдәм итә, чөнки иммуноглобулиннар – алар аксым кушылмалары. Шулай ук витаминнар кабул итү, сәламәт йокы режимын һәм даими физик активлык саклау файдалы. Әлеге чаралар вакцина белән бергә организмга респиратор инфекцияләренә нәтиҗәлерәк каршы торырга ярдәм итә.

Барлык яңалыклар