Казанда 30 апрельдән Некрасов урамында хәрәкәт чикләнәчәк. Бу төзелеш эшләре белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Хәрәкәт 24 нче һәм 11 нче йортлар тирәсендә чикләнәчәк. Чикләү 7 майга кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.