Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.07.2025, 15:05

Казан Кремленең Кабул итү урыннарында бу ялларда бушлай чаралар сериясе узачак

Программада клоунада жанрында спектакльләр, хореографик мастер-класслар һәм ачык һавада кино күрсәтү

Бу ял көннәрендә, 19 һәм 20 июльдә, Казан Кремленең Кабул итү урыннары ишегалдында бушлай чаралар сериясе узачак. Казанлылар өчен спектакльләр, мастер-класслар һәм ачык һавада киносеанс әзерләгәннәр.

19 июль көнне 15:00 һәм 17:00 сәгатьләрдә актер һәм клоун Руслан Риманас халыкка клоунада жанрындагы «Сундук Абики» спектаклен тәкъдим итәчәк. Шул ук вакытта Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Сәйдәш» бию театры «В ритме татарского танца» дип аталган хореографик мастер-класс үткәрә. Шәһәр халкы һәм кунаклары анда 15:00, 16:00 һәм 17:00 сәгатьтә катнаша алачак. Шимбә көн ачык һавада «Испытание аулом» фильмын күрсәтү белән тәмамланачак. Башлану вакыты 20:30 сәгатьтә.

Якшәмбе, 20 июльдә, «Сәйдәш» бию театры «Татар әкиятләре магиясе» хореографик спектакле белән чыгыш ясаячак. Тамаша 14:00, 15:00 һәм 16:00 сәгатьтә булачак. Шул ук көнне 17:00 һәм 19:00 сәгатьтә Руслан Риманас клоунада жанрындагы «Клоун Ку. Необыкновенное представление» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу шимбә, 19 июльдә, «Черек күл»дә «Паркларда стендап»ның дүртенче сезоны концерты булачак. Йолдызлы кунакларга Stand Up Club Kazan резидентлары компания тәшкил итәчәк. Кичәнең хедлайнеры – Россия комигы Алексей Соловьев.

Барлык яңалыклар

Казан Кремленең Кабул итү урыннарында бу ялларда бушлай чаралар сериясе узачак

<p> Бу ял көннәрендә, 19 һәм 20 июльдә, Казан Кремленең Кабул итү урыннары ишегалдында бушлай чаралар сериясе узачак. Казанлылар өчен спектакльләр, мастер-класслар һәм ачык һавада киносеанс әзерләгәннәр. </p> <p> 19 июль көнне 15:00 һәм 17:00 сәгатьләрдә актер һәм клоун Руслан Риманас халыкка клоунада жанрындагы «Сундук Абики» спектаклен тәкъдим итәчәк. Шул ук вакытта Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда «Сәйдәш» бию театры «В ритме татарского танца» дип аталган хореографик мастер-класс үткәрә. Шәһәр халкы һәм кунаклары анда 15:00, 16:00 һәм 17:00 сәгатьтә катнаша алачак. Шимбә көн ачык һавада «Испытание аулом» фильмын күрсәтү белән тәмамланачак. Башлану вакыты 20:30 сәгатьтә. </p> <p> Якшәмбе, 20 июльдә, «Сәйдәш» бию театры «Татар әкиятләре магиясе» хореографик спектакле белән чыгыш ясаячак. Тамаша 14:00, 15:00 һәм 16:00 сәгатьтә булачак. Шул ук көнне 17:00 һәм 19:00 сәгатьтә Руслан Риманас клоунада жанрындагы «Клоун Ку. Необыкновенное представление» спектаклен тәкъдим итәчәк. </p> <p> Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу шимбә, 19 июльдә, «Черек күл»дә «Паркларда стендап»ның дүртенче сезоны концерты булачак. Йолдызлы кунакларга Stand Up Club Kazan резидентлары компания тәшкил итәчәк. Кичәнең хедлайнеры – Россия комигы Алексей Соловьев. </p>