4 һәм 9 майда Казан Кремлендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы «Была война...» спектаклен күрсәтәчәк. Тамашачылар язмышларын сугыш бүлешкән ике гашыйкның күңелне нечкәртерлек тарихын күрәчәк.
Спектакльнең режиссеры Сергей Цветков — Россиянең танылган театр һәм телевидение режиссеры. Спектакльдә «Боевая пехота», «Лизавета», «Марш артиллеристов» кебек сугыш еллары җырлары яңгыраячак.
«Без ата-аналарыбыз сөйләгәннәрдән ата-бабаларыбызның батырлыгы турында беләбез. Ләкин вакыт уза, ә аның белән бергә вакыт эченә Җиңү китә. Безнең бурыч — аның турындагы истәлекне саклау, аны сәнгать аша киләсе буынга тапшыру. Мин ышанам, җырлар һәм биюләр ярдәмендә без яшь йөрәкләрнең иң яшерен почмакларына барып җитәрбез һәм анда эз калдырырбыз», — дип шәрехләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган, халык артисты Айрат Хәмитов.
Чарага керү ирекле. Спектакль 4 майда 17.00 сәгатьтә, 9 майда 18.00 сәгатьтә башлана. Күрсәтү «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җәйге программасы кысаларында узачак.