Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.11.2025, 12:33

Казанның Урицкий паркында 100 эре нарат агачы утыртканнар

Аларны спорт мәйданчыклары янында һәм җәяүлеләр йөри торган юл кырыйларында күрергә була

Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе фотосы

Казанның Мәскәү районында урнашкан Урицкий исемендәге паркта бик зур яшелләндерү эшләре башкарылган: парк территориясендә ылыслы 100 агач утыртылган. Хәзерге вакытта биредә биеклеге 3,5 метрдан артыграк булган эре нарат үсентеләрен күрергә була.

Яңа китертелгән агачларны паркның төрле мәйданчыкларына таратканнар. Әйтик, 82 нарат скейт-парк һәм спорт җайланмалары тирәсенә утыртылган. 18 нарат агачы җәяүлеләр йөри торган юл кырыйларына һәм таган мәйданчыгына ямь биреп торачак. Аларның бер өлеше спорт мәйданчыгы белән скейт-парк арасында табигый киртә ясау өчен каралган.

«Урицкий паркында йөз яшь нарат агачы утыртылды. Аларның һәркайсы – районны яшелләндерүгә керткән уртак өлешебез. Паркта яшеллек арткан саен, биредә ял итү дә күңелгә рәхәтлек бирә, канәгатьлек хисләре уята торган мизгелгә әйләнә. Мондый игелекле эшләр шәһәр халкын берләштерә, табигать турында кайгыртырга һәм шәһәребезне киләчәк буыннар өчен яхшырак итәргә рухландыра», – дип, фикерләре белән уртаклашты Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу елны шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнарында барлыгы 10 364 агач утыртылган. Агачлар, куаклар, башка төр үсентеләр Икмәк заводы урамында җәяүлеләр өчен яңа тротуар буйларына, «Серебряный бор» экорайонына илтә торган автомобиль юлы буенда, шулай ук Чистай, Энергетиклар һәм Мулланур Вахитов урамнарында һәм Серов урамындагы бульвар тирәләренә утыртылган. Моннан тыш, районнарның үзәк урамнарында 30 мең квадрат метрдан артык мәйданда яшел үлән өслеге алыштырылган.

Барлык яңалыклар