В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында робот-ташучылар эше өчен 30 локация билгеләнгән
Яндекс фотосы
Казанда декабрь башында беренче тапкыр робот – роверлар тарафыннан товарлар китерү хезмәте эшли башлаячак. Старт зонасы шәһәрнең Вахитов районындагы Назарбаев – Миңнуллин – Сәлимҗанов – Айдинов – Тихомирнов урамнары белән чикләнә. Маршрутка 6 робот-ташучы чыгачак. Яндексның әлеге проекты Казан Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Алар белән бергә компания маршрут карталарын төзи, иң катлаулы участокларда эшләү алгоритмнарын билгели.
«Без югары технологияле барлык заманча тәҗрибәләрне кызыксынып өйрәнәбез, халыкка уңайлы булган очракта, мондый файдалы хезмәтләрне кулланышка кертергә тырышабыз. «Акыллы шәһәр» – зур шәһәрләрнең киләчәге. Бүгенге көндә ул зур тизлекләр белән формалаша. Без яңа мөмкинлекләрне күзәтеп кенә калмыйбыз, аларны үсеш программаларына кертәбез, әлеге максатларга бюджет карала һәм бүгенге көндә без күп нәрсәгә ирештек тә инде. Мондый сәясәт Казанда заманча проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеген аңлаган югары технологияле компанияләрне җәлеп итә. Без казанлылар мәнфәгатен кайгыртып, мондый төр хезмәттәшлеккә бик шат», - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Декабрь уртасында Тихомирнов – Пушкин – Большая Красная – Толстой – Карл Маркс – Ершов – Чехов – Роща Фрунзе урамнары чикләрендәге икенче зонада товарлар китерү эшен башлау күздә тотыла.
Казанда, шәһәрнең барлык районнары буенча 30 маршрут билгеләнгән. Роверлар шәһәрнең ерактагы киңлекләре санала торган көнчыгыш «Салават күпере» микрорайонында, көнбатыш чик булган «Светлая долина»да, көньяктагы «Сандугач тугае»нда да эшләячәк.
Товар ташучы роботның максималь йөк күтәрүчәнлеге – 25 кг, ә бер зарядта ул якынча 10 сәгать эшли ала. Ровер уртача 3,5 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә, кызуланганда тизлеген сәгатенә 7 чакрымга кадәр арттыра ала. Киләсе елга компания роботның уртача тизлеген сәгатенә 8 чакрым йөри ала торган итеп көйләячәк.
Робот юл чатында җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен светофор сигналларын куллана, җәяүлеләр һәм транспорт чараларына һәрвакыт өстенлек бирә.
Киләчәктә Казанда һәм Иннополиста роботлар санын арттырырга ниятлиләр. Хәзерге вакытта Иннополиста 15 робот эшли.