В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан җитештерүчеләре продукциясен 15 сәүдә мәйданчыгында сатып алырга мөмкин булачак
Фото: Денис Гордийко
Азык-төлек продукциясен һәм ярдәмче хуҗалыклар ихтыяҗлары өчен товарларны түбән бәяләрдән сату атна саен шимбә көннәрендә 14 мәйданчыкта оештырылачак. Северный бистәсендә яшәүчеләр үтенече буенча Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә узган сезоннардагы кебек үк якшәмбе көннәрендә ярминкәләр узачак.
Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Республикасы авыл муниципаль районнары, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары: Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге предприятиеләре, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикасы һәм башкалар продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Район администрацияләре һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты тарафыннан сәүдә урыннарын тиешле хәлгә китерү һәм янәшәдәге территорияләрне төзекләндерү буенча әзерлек эшләре башкарылды. Ярминкәләрдә җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген саклау оештырылачак, шулай ук ветеринария-санитария таләпләрен тикшерү өчен шартлар тудырылачак.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эше һәм оештыру мәсьәләләрен Кулланучылар базары комитетындагы кайнар линия телефонына (223-27-72, өстәмә 84331) юлларга була.