В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда 19 төбәктән 50 команда катнашыр дип көтелә
Марат Мөгыйнов фотосы
2026 елның 29 гыйнварыннан 1 февраленә кадәр Казанның Спорт сараенда фигуралы шуу буенча Россия Кубогының 3 нче этабы һәм Россия күләмендәге «Сөембикә» ярышлары уза. Әлеге чараларда илнең 19 төбәгеннән 50 команда катнашыр дип көтелә.
Ярыш программасы 30 гыйнварда башлана. Бу көнне 17:30 сәгатьтә 1 нче разрядлы командалар ирекле программа белән чыгыш ясаячак. 31 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтән тамашачылар спорт остасы кандидатлары һәм спорт осталары башкаруында кыска программа күрә алачак. Финал көнне, ягъни 1 февральдә, 15:00–19:25 вакыт аралыгында спорт остасы кандидатлары һәм спорт осталары ирекле программа белән чыгыш ясаячак, шуннан соң җиңүчеләрне һәм призлы урынга ия булучыларны бүләкләү тантанасы уздырыла.
Дүрт көн дәвамында спортчылар фигуралы шууның иң мавыктыргыч төре булган синхрон шуу бәйгесендә көч сынашачак. Ярышта 12–16 кешедән торган командалар катлаулы элементларны, борылышларны, күчешләрне синхрон рәвештә башкарачак.