В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш «Кәттә шуу урыны – Ак Кар» урбан-фестивален әзерләү һәм уздыру белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
«Кәттә шуу урыны – Ак Кар» урбан-фестивален әзерләү һәм уздыру сәбәпле, Татарстан башкаласында ике атнага якын Бауман урамында хәрәкәт өлешчә чикләнә. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланган.
Транспорт хәрәкәтенә чикләүләр 27 гыйнвар көнне 18:00 сәгатьтән 8 февраль 18:00 сәгатькә кадәр Профсоюз урамыннан Безымянный төшү юлына кадәр (ике юнәлештә дә) кертелә.
Алдарак Адоратский урамында 30 апрельгә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәге турында хәбәр ителгән иде. Әлеге күренеш канализация коллекторын реконструкцияләү эшләре белән бәйле.