Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2025, 15:32

Казанда «Вместе» өстәмә белем бирүнең инклюзив киңлегенә язылу ачыла

Үзәк дүрт юнәлеш буенча эшләячәк

«Вместе» өстәмә белем бирүнең беренче шәһәр инклюзив үзәгендә дәресләргә язылу ачыла. Үзәк Журналистлар урамындагы 13 нче йортның беренче катында урнашачак. Дәресләргә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да, аларның норматип яшьтәшләре дә йөри алачак.

Дәресләргә йөрү бушлай. Инклюзив үзәктәге дәрескә сылтама буенча язылырга мөмкин, шуннан соң киңлек белгечләре консультациягә чакырачак. Язылу турында тулырак мәгълүматны +7(843)558-74-18 телефоны аша белергә мөмкин, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» АКО.

Дәресләрне «Балалар академиясе» балалар иҗат үзәге педагоглары, шулай ук «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасының остазлары, сурдотәрҗемәчеләре, логопедлары, нейропсихологлары үткәрәчәк. Үзәк дүрт юнәлеш буенча эшләячәк: коррекцион педагогика, сәламәтләндерү-тернәкләндерү терапиясе, гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү, балалар өчен дәресләр. Балалар бию, җыр, гамәли иҗат, робот техникасы, фотоэш түгәрәкләренә, шулай ук театр студиясенә йөри алачак
Барлык яңалыклар