В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәтне чикләү сәбәбе – «Рамазан Фест» һәм Нәүрүз бәйрәменә багышланган чаралар
Марат Мөгыйнов фотосы
Татарстан башкаласында Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри урамнарында һәм Альберт Камалиев проспектында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Әлеге күренеш «Рамазан Фест» фестивален һәм язгы Нәүрүз бәйрәмен үткәрү белән бәйле.
Әйтик, 19 мартта 18:00 сәгатьтән 20 март көнне 22:00 сәгатькә кадәр түбәндәге юл өлешләренә чикләү кертелә:
Шиһабетдин Мәрҗани урамы, юлның Татарстан урамыннан Фатыйх Кәрим урамына кадәрге өлеше;
Каюм Насыйри урамы, юлның Татарстан урамыннан Зәйни Солтан урамына кадәрге өлеше, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
20 мартта 18:00 сәгатьтән 21 март көнне 23:59 сәгатькә кадәр Альберт Камалиев проспектында (автомобиль юлы буйлап, 27р номерлы йортка кадәр) транспорт чаралары хәрәкәтенә һәм «Казан» халыкара ат спорты комплексы янындагы парковка киңлегендә машиналарны куеп калдыру буенча чикләүләр кертелә.
Алдарак Ураза гаете көнне, 20 мартта шәһәр мәчетләре аша уза торган җәмәгать транспортларының иртәнге сәгать 5:00 дә йөри башлаячагы турында хәбәр ителгән иде.
Расписаниедәге үзгәрешләр 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37а, 43, 47, 53, 54, 55, 56, 63, 68, 74, 75, 91 нче номерлы автобуслар; 1, 2, 12 нче номерлы троллейбуслар һәм 5, 5а номерлы трамвайлар маршрутына кагыла.