Төп нотык белән Казанның финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче март, Ксения Швецова). Казанның Мәгариф хезмәткәрләре йортында 2019 елда Казан бюджетын үтәү нәтиҗәләре буенча халык алдында тыңлаулар узды.
Фикер алышуда Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, шулай ук читтән торып элемтә буенча Казан шәһәр Думасы депутатлары катнашты.
Төп нотык белән Казанның финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган елда бюджет үтәлеше күрсәткечләре расланган параметрларны сизелерлек арттырган. 23 млрд. сум күләмендә расланган параметрда - башкару 27 млрд 498 млн. сум тәшкил иткән. Бюджетка өстәмә керемнәр 4,5 млрд сум тәшкил иткән, шуларның 1 млрд 217 млн сумы - үз керемнәре һәм 3 млрд 258 млн сумы - югарыдагы бюджетлардан кире кайтарылмый торган керемнәр.
Салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 16 млрд 354 млн сум тәшкил иткән, шуларның салымныкылар - 13 млрд 392 млн сум һәм салым булмаган керемнәр - 2 млрд 962 млн сум.
«Салымнар бюджет керемнәрен формалаштыруның төп чыганагы булып тора, алар өлешенә үз керемнәренең 82%-ы туры килә», - дип билгеләде И.Мөхәммәтшин. Салым керемнәренең иң зур өлеше сәнәгать, сәүдә һәм социаль-мәдәни өлкәгә туры килә, дип өстәде ул.
2019 елда 11 млрд 490 млн сум кире кайтарылмый торган керемнәр алынган. Республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 3,6 млрд сум бүлеп бирелгән. И.Мөхәммәтшин ассызыклаганча, барлык трансфертлар максатчан юнәлешле булган - өстәмә финанс ярдәменең күпчелек өлеше социаль-мәдәни өлкә тармагына юнәлдерелгән булган.
2019 ел өчен бюджет чыгымнары күләме 27 млрд 425 млн сум тәшкил иткән, бу 2018 ел күрсәткечләреннән 4%-ка яки 1 млрд 112 млн сумга югарырак, дип хәбәр итте И.Мөхәммәтшин. Акчаларның күпчелек өлеше - 19 млрд 848 млн сум - социаль өлкәне үстерүгә юнәлдерелгән (чыгымнарның гомуми күләменең 72,4%-ы). Аерым алганда, «Мәгариф» бүлеге буенча чыгымнар 15 млрд 629 млн сум тәшкил иткән. 2018 ел белән чагыштырганда чыгымнар - 5,5%-ка, ә 5 ел эчендә 36%-ка яки 4 млрд 172 млн сумга арткан.
«Мәгариф учреждениеләренә матди-техник базаны ныгытуга 540 млн сум күләмендә максатчан субсидияләр бүлеп бирелгән, шуларның 96%-ы - бу шәһәр бюджеты акчалары, - диде Финанс идарәсе башлыгы. - Шуларның 377 млн сумы ремонт эшләренә, күзәтчелек органнары күрсәтмәләрен бетерүгә һәм мәгариф учреждениеләрендә авария хәлендәге ситуацияләрне бетерүгә юнәлтелгән. Тагын 112 млн сум җиһазлар һәм инвентарьлар сатып алуга киткән, 29 млн сум - янгынга каршы чараларга».
Узган ел шулай ук яшьләр сәясәте юнәлеше буенча чыгымнар да арткан - алар 588 млн сум тәшкил иткән, бу 2018 елга караганда 6 процентка күбрәк.
И.Мөхәммәтшинның сүзләренә караганда, миллиард сумнан артык акча «Мәдәният» бүлеге чыгымнарына, шул исәптән учреждениеләрне карап тотуга, гомумшәһәр чараларын үткәрүгә тотылган.
2019 елда шәһәр бюджетыннан спортны үстерүгә 988 млн сум бүлеп бирелгән.
«Безнең өчен иң мөһиме социаль сәясәткә бирелгән чыгымнар, алар хисап елында 1 млрд 508 млн сум тәшкил итте», - дип хәбәр итте Финанс идарәсе башлыгы. Аның сүзләренә караганда, 856 млн сум - ташламага ия булган гражданнарның җәмәгать транспортында йөрүен тәэмин итүгә, 277 млн сум укучыларның аерым категорияләрен кайнар ризык белән тукландыруны оештыруга юнәлтелгән. Шулай ук 192 млн сум акча балалар бакчалары өчен ата-аналар түләвенә өстәмә компенсацияләргә юнәлтелгән. И.Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, социаль ярдәмнең әлеге төрен 14 меңнән артык граждан алган.
2019 елда Казанның шәһәр хуҗалыгына бюджет чыгымнары 4 млрд 648 млн сум тәшкил иткән. Гадәттәгечә, иң зур өлеш төзекләндерүгә туры килә - 66,8%, торак хуҗалыгына - 11,7%, транспортка - 6,7% һәм башкалар.
Төзекләндерү чыгымнары күләме 3 млрд 104 млн сум тәшкил итте, шуларның яртысыннан артыгы - 1 млрд 791 млн сум - юллар һәм юл инфраструктурасын агымдагы тәэмин итүгә юнәлдерелде. Шулай ук бюджет хисабына урамнарны яктырту объектларын агымдагы карап тотуга һәм ремонтлауга, шәһәрнең яңа ел бизәлешенә чыгымнар башкарылды, дип хәбәр итте И.Мөхәммәтшин.
Ул хәбәр иткәнчә, шәһәрнең торак хуҗалыгын финанслауга 546 млн сум юнәлдерелгән, транспорт үсешенә - 313 млн сум, табигатьне саклау чараларына - 102 млн сум.
Шулай итеп, хисап елында шәһәр бюджетын үтәү керемнәр буенча 27 млрд 498,5 млн сум тәшкил иткән, чыгымнар буенча - 27 млрд 424,7 млн сум һәм профицит - 73,8 млн сум.
«Без кабул ителгән йөкләмәләрне тулысынча үтәп, социаль тотрыклылыкны һәм шәһәр үсешенең уңай динамикасын саклап кала алдык», - диде И.Мөхәммәтшин.
Икътисад фәннәре докторы, Идел буе федераль университетының финанс базарлары һәм институтлары кафедрасы профессоры Надия Сабитова бюджет үтәлешенә эксперт анализы белән чыгыш ясады. «Фактик үтәлеше 95,8 процент пункт булды», - диде ул.
Казан шәһәр Думасы депутаты, бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия әгъзасы Сергей Черепанов билгеләп үткәнчә, бюджетның барлык бүлекләре дә тулы күләмдә башкарылмаган, аерым алганда, гомумдәүләт мәсьәләләре, гомуммилли икътисад, торак-коммуналь хуҗалык һәм башкалар.
«Без яңа кагыйдәләр буенча эшләячәкбез - әгәр акча бүлеп биргәннән соң өч ай дәвамында бүлекчә яки ведомство аларны үзләштермәсә, тендерлар һәм конкурс процедураларын игълан итмәсә, бу чаралар башка бүлекчәгә күчереләчәк» - диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин.
«Бу дөрес карар, билгеле бер кагыйдәләрне кертергә кирәк, - дип хуплады Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева. - Без ел саен бу мәсьәләне бюджетны тулы күләмдә башкарырга яки акчаларны башка структур бүлекчәләргә тапшырырга кирәк, дип куйдык».
Ахырда Радик Шәфигуллин ачык тыңлауларда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм чара нәтиҗәләре буенча рәсми чыганакларда басылачак бәяләмә әзерләнәчәк, ә бюджет үтәлеше турындагы хисап даими комиссияләр утырышларында тикшереләчәк һәм Казан шәһәр Думасының киләсе сессиясенә чыгарылачак, дип искәртте.