Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2019, 19:58

Казанда 2018 ел бюджеты үтәлеше турында фикер алыштылар

Төп доклад белән Казанның Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март, Ксения Швецова). Казан мәгариф хезмәткәрләре йортында бүген 2018 елда Казан бюджеты үтәлеше мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар узды.

Фикер алышуда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Казан шәһәр Думасы депутатлары, Контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев, җирле үзидарә органнарының вазифаи затлары, территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләре һәм шәһәрнең күпсанлы кешеләре катнашты.

Казан шәһәр Думасының бюджет үтәлеше буенча карар проекты 14--нче март көнне кабул ителгән документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылды, һәм барлык теләүчеләр аның белән таныша алды, дип искәртте Р.Шәфигуллин утырышны ачканда.

Төп доклад белән Казанның Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул 2018 елда шәһәр бюджеты үтәлешенең йомгаклау күрсәткечләре расланган параметрлардан шактый артып китүен билгеләп үтте. Әйтик, 21 млрд 608 млн сум күләмендәге расланган бюджетта үтәлеш 27 млрд 58 млн сумны тәшкил иткән (25,2%-ка күбрәк). «Бюджетка өстәмә кертемнәр – якынча 5,5 млрд сум. Аларның 2 млрд 182 млн сумы – үз керемнәре һәм 3 млрд 268 млн сумы – югары бюджетлардан килгән бушлай керемнәр», - дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин.

Узган ел өчен бюджет чыгымнары 26 млрд 313 млн сумны тәшкил иткән, бу 2017 ел күрсәткечләреннән 3 млрд 658 млн сумга артыграк. Шул ук вакытта 68,5% яки чыгымнарның гомуми күләменнән 18 млрд 19 млн сум социаль өлкәгә юлланган. Шәһәр хуҗалыгына чыгымнар 5 млрд 306 млн сумны тәшкил иткән.

«Моннан тыш, республика ярдәме белән, шәһәр бюджетыннан башка, Казанда 13,3 млрд сум күләмендә капиталь характердагы чыгымнар гамәлгә ашырылды», - дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин. Мондый чыгымнарга юллар, парклар һәм скверларны, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь төзекләндерүне кертергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, бүген шәһәр юлларының 81%-ы норматив хәлгә китерелгән. Узган 2 ел эчендә юл эшләренә 12,3 млрд сум бүлеп бирелгән, 2018 елда – 6 млрд. сумнан артык.

2018 елда 8 шәһәр җәмәгать киңлегенең объекты реконструкцияләнде: Горки-Әмәт урман паркы, Декабристлар, Фучик һәм Әпсәләмов урамнары буенча урнашкан бульварлар, «Казан» гаилә үзәге территориясе, Түбән Кабан күле яр буе, дип искәртте Р.Шәфигуллин һәм чыгымнар күләме 1 млрд 258 млн сумны тәшкил иткәнлеген җиткерде. Моннан тыш, узган ел 3 мәктәп һәм 3 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган.

«Мәгариф» бүлеге буенча чыгымнар 10%-ка арткан һәм 14 млрд 763 млн сум тәшкил иткән. Әйтик, мәгариф учреждениеләренә матди-техник базаны ныгыту өчен 455 млн сум күләмендә максатчан субсидияләр бүлеп бирелгән, шуларның 81%-ы - шәһәр бюджеты акчасы.

2017 ел белән чагыштырганда мәдәният учреждениеләре челтәрен карап тоту чыгымнары 325 млн сумга яки 35%-ка арткан, дип билгеләп үтте спикер. Спорт үсешенә 470 миллион сум акча тотылган. Чыгымнарның гомуми күләменнән 448 млн сум физик тәрбия һәм спорт учреждениеләре челтәрен карап тотуга һәм аларның матди техник базасын ныгытуга киткән.

Шулай ук И.Мөхәммәтшин узган ел ахырында бюджетның ачыклыгын булдыру максатыннан kzn.ru сайтында Финанс идарәсе вкладкасында «Гражданнар өчен бюджет» бүлеге барлыкка килүен, биредә теләге булган һәркем дә бюджетның төп параметрлары үтәлеше нәтиҗәләре белән таныша алуын сөйләп үтте.

Бюджет үтәлешенә эксперт анализ белән икътисад фәннәре докторы, профессор, КФУның Икътисад һәм финанслар институтының финанслар кафедрасы мөдире Надия Сабитова чыгыш ясады.

Казан шәһәр Думасы депутатлары 2018 елда шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы хисап буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Әйтик, Социаль-икътисадый үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссия депутаты Александра Карташова Казанда ташламалардан файдаланучы балалар санының ничек үзгәрүе белән кызыксынды. Финанс идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, 5 ел эчендә ташламалы категориядәге укучылар саны 3732 кешегә арткан. «Димәк, бюджет чыгымнары да арта. 2017 ел белән чагыштырганда, үсеш 25,8 млн сумны тәшкил иткән, ә 5 ел эчендә – 142 млн сумнан артык». Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда ташламалы категорияләргә караган 23 мең укучы бушлай тукландыру белән тәэмин ителгән

Мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Гарифуллина республика бюджетыннан мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга күпме акча җәлеп ителүе турында сорап үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча ТР бюджетыннан 83,6 млн сум акча кергән – бу бюджет чыгымнарының гомуми күләменнән 20%-ы дигән сүз. Акчалар максатчан характерда кулланылган һәм Лицей - инженер үзәген һәм 181-нче номерлы мәктәпне җиһазлар һәм уку инвентаре белән тәэмин итүгә, шәһәр мәктәпләрен цифрлы микроскоплар белән җиһазландыруга, 62-нче номерлы мәктәп түбәсен төзекләндеүгә һәм башка эшләргә киткән.

Үз чиратында Шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча даими комиссия депутаты Азат Ислаев 2017 елдан бирле алып барыла торган биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү турында сорау бирде. «2018 елда эшләр төгәлләндеме һәм күпме акча бүлеп бирелде?» - дип кызыксынды ул.

И.Мөхәммәтшин Казанда чистарту корылмаларын реконструкцияләү тәмамланды, дип җавап бирде. 2018 елда бу максатларга 423 млн. сум бүлеп бирелгән, шуларның 311,4 млн сумы Татарстан Республикасы акчалары булса, шәһәр бюджетыныкы - 111,6 млн. сум.

Йомгаклау доклады белән Казан шәһәр Думасы депутаты Әскәр Камалиев чыгыш ясады. Ул 2018 елның бюджеты социаль юнәлешле булуын һәм акчаларның 70%-ы социаль-мәдәни өлкә үсешенә юллануын тагын бер кат ассызыклап үтте. «Узган ел депутатларның инвалид балалары булган гаиләләргә мөлкәт салымы буенча ташламаларны арттыруны хуплавы яхшы булды, – дип ассызыклады А.Камалеев. – Бүгенге көндә Казанда әлеге категориягә 4,5 меңнән артык кеше керә». Шулай ук мәктәпкәчә учреждениеләргә урыннар җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен шәхси балалар бакчаларына җир салымының түбәнәйтелгән ставкасын куллануларын искә төшерде – ул җирнең кадастр бәясеннән 0,39%-ны тәшкил итә. Җир салымын түләү буенча ташламалар шулай ук шәһәрнең сәнәгать паркларына муниципаль ярдәм сыйфатында да бирелде.

Утырыш ахырында Радик Шәфигуллин ачык тыңлауларда катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм чара нәтиҗәләре буенча бәяләмә әзерләнәчәген искәртте. Бәяләмәләр рәсми чыганакларда бастырылачак, ә бюджет үтәлеше турындагы хисап профильле комиссияләр утырышларында тикшереләчәк һәм Казан шәһәр Думасының киләсе сессиясенә чыгарылачак, дип ассызыклады ул.

Фоторепортаж
Казанда 2018 ел бюджеты үтәлеше турында фикер алышулар
Барлык яңалыклар

Казанда 2018 ел бюджеты үтәлеше турында фикер алыштылар

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март, Ксения Швецова). Казан мәгариф хезмәткәрләре йортында бүген 2018 елда Казан бюджеты үтәлеше мәсьәләсе буенча ачык тыңлаулар узды.

Фикер алышуда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Казан шәһәр Думасы депутатлары, Контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев, җирле үзидарә органнарының вазифаи затлары, территориаль иҗтимагый үзидарәләр җитәкчеләре һәм шәһәрнең күпсанлы кешеләре катнашты.

Казан шәһәр Думасының бюджет үтәлеше буенча карар проекты 14--нче март көнне кабул ителгән документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылды, һәм барлык теләүчеләр аның белән таныша алды, дип искәртте Р.Шәфигуллин утырышны ачканда.

Төп доклад белән Казанның Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул 2018 елда шәһәр бюджеты үтәлешенең йомгаклау күрсәткечләре расланган параметрлардан шактый артып китүен билгеләп үтте. Әйтик, 21 млрд 608 млн сум күләмендәге расланган бюджетта үтәлеш 27 млрд 58 млн сумны тәшкил иткән (25,2%-ка күбрәк). «Бюджетка өстәмә кертемнәр – якынча 5,5 млрд сум. Аларның 2 млрд 182 млн сумы – үз керемнәре һәм 3 млрд 268 млн сумы – югары бюджетлардан килгән бушлай керемнәр», - дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин.

Узган ел өчен бюджет чыгымнары 26 млрд 313 млн сумны тәшкил иткән, бу 2017 ел күрсәткечләреннән 3 млрд 658 млн сумга артыграк. Шул ук вакытта 68,5% яки чыгымнарның гомуми күләменнән 18 млрд 19 млн сум социаль өлкәгә юлланган. Шәһәр хуҗалыгына чыгымнар 5 млрд 306 млн сумны тәшкил иткән.

«Моннан тыш, республика ярдәме белән, шәһәр бюджетыннан башка, Казанда 13,3 млрд сум күләмендә капиталь характердагы чыгымнар гамәлгә ашырылды», - дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин. Мондый чыгымнарга юллар, парклар һәм скверларны, социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь төзекләндерүне кертергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, бүген шәһәр юлларының 81%-ы норматив хәлгә китерелгән. Узган 2 ел эчендә юл эшләренә 12,3 млрд сум бүлеп бирелгән, 2018 елда – 6 млрд. сумнан артык.

2018 елда 8 шәһәр җәмәгать киңлегенең объекты реконструкцияләнде: Горки-Әмәт урман паркы, Декабристлар, Фучик һәм Әпсәләмов урамнары буенча урнашкан бульварлар, «Казан» гаилә үзәге территориясе, Түбән Кабан күле яр буе, дип искәртте Р.Шәфигуллин һәм чыгымнар күләме 1 млрд 258 млн сумны тәшкил иткәнлеген җиткерде. Моннан тыш, узган ел 3 мәктәп һәм 3 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган.

«Мәгариф» бүлеге буенча чыгымнар 10%-ка арткан һәм 14 млрд 763 млн сум тәшкил иткән. Әйтик, мәгариф учреждениеләренә матди-техник базаны ныгыту өчен 455 млн сум күләмендә максатчан субсидияләр бүлеп бирелгән, шуларның 81%-ы - шәһәр бюджеты акчасы.

2017 ел белән чагыштырганда мәдәният учреждениеләре челтәрен карап тоту чыгымнары 325 млн сумга яки 35%-ка арткан, дип билгеләп үтте спикер. Спорт үсешенә 470 миллион сум акча тотылган. Чыгымнарның гомуми күләменнән 448 млн сум физик тәрбия һәм спорт учреждениеләре челтәрен карап тотуга һәм аларның матди техник базасын ныгытуга киткән.

Шулай ук И.Мөхәммәтшин узган ел ахырында бюджетның ачыклыгын булдыру максатыннан kzn.ru сайтында Финанс идарәсе вкладкасында «Гражданнар өчен бюджет» бүлеге барлыкка килүен, биредә теләге булган һәркем дә бюджетның төп параметрлары үтәлеше нәтиҗәләре белән таныша алуын сөйләп үтте.

Бюджет үтәлешенә эксперт анализ белән икътисад фәннәре докторы, профессор, КФУның Икътисад һәм финанслар институтының финанслар кафедрасы мөдире Надия Сабитова чыгыш ясады.

Казан шәһәр Думасы депутатлары 2018 елда шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы хисап буенча фикер алышуда актив катнаштылар. Әйтик, Социаль-икътисадый үсеш, эшмәкәрлек һәм муниципаль милек буенча даими комиссия депутаты Александра Карташова Казанда ташламалардан файдаланучы балалар санының ничек үзгәрүе белән кызыксынды. Финанс идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, 5 ел эчендә ташламалы категориядәге укучылар саны 3732 кешегә арткан. «Димәк, бюджет чыгымнары да арта. 2017 ел белән чагыштырганда, үсеш 25,8 млн сумны тәшкил иткән, ә 5 ел эчендә – 142 млн сумнан артык». Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда ташламалы категорияләргә караган 23 мең укучы бушлай тукландыру белән тәэмин ителгән.