В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм кичәләре шәһәрнең 30 иҗтимагый киңлегендә оештырылган
Яңа ел каникулларында «Паркларда кыш» мәдәни программасы Казанның 30 иҗтимагый киңлегендә гамәлгә ашырылган. Өлкәннәр һәм балалар өчен оештырылган 251 бушлай чарага 560 меңгә якын кеше килгән. Яңа ел төнен 50 мең кеше «Казан» гаилә үзәге янындагы төп чыршы мәйданчыгында һәм «Черек күл» паркындагы шугалакта каршы алган, каникулларда шугалакка көн саен 10 меңгә якын кеше килгән.
2–6 гыйнвар көннәрендә алты паркта тамашачыларга режиссер һәм төрле жанрларда иҗат итүче артист Руслан Риманас тарафыннан «Аллея кунаклары» урам спектакле тәкъдим ителгән – кышкы әкиятне 2 меңнән артык кеше караган.
7 гыйнварда Горький исемендәге паркта узган концерт хор музыкасын сөюче меңнән артык тамашачыны җыйган. Сәхнәдә «Атмосфера» вокал ансамбле, «Салават Күпере» торак комплексы янындагы паркның хор лабораториясендә катнашучылар һәм Дмитрий Железнов капелласы чыгыш ясаган.
Gala интернет-журналы белән бергә оештырылган бозда мода күрсәтү кичәсе шулай ук Казан өчен яңа формат буларак тәкъдим ителгән. Чара 8 гыйнварда уздырылган. Аны өч меңгә якын кеше караган. Бозда фигуралы шуу буенча республика спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр чыгыш ясаган, ә дефиле «Карнавальная ночь» фильмы буенча әзерләнгән.
10 гыйнварда Лядской бакчасында «Хәрәкәттә бул һәм шул җитә!» дигән кышкы кичә оештырылган. Чарада 1500 кеше катнашкан. Кунаклар диджейлар тәкъдим иткән музыкага биегән, кайнар эчемлекләрдән авыз итеп, кышкы бакча белән хозурланган. Санкт-Петербургтан килгән артист DJ Stonik1917 чараның хедлайнеры буларак чыгыш ясаган.
Каникуллар Горки-Әмәт урманында «Кар бөртекләре һәм кабартмалар» фестивале белән тәмамланган. Ике меңгә якын тамашачы кышкы уеннарда, остаханәләрдә катнашкан һәм саф һавада кайнар ризык белән җылынган.
Каникулларда кышкы программа шулай ук «Елмай» балалар паркында да оештырылган. Биредә 20 чара оештырылган, аларда 2000 нән артык кеше катнашкан. Көн саен уздырылган остаханәләр, концертлар һәм спектакльләр, кышкы уеннар, мюзикл һәм кинолар балаларны һәм өлкәннәрне сөендереп, аларга бәйрәм кәефе өстәгән.
«Галим кышкы шәһәр кешесе» эко-агарту проекты кысаларында Казансу һәм Зур Зәңгәр күл яр буйларында 140 кеше катнашкан.
Серов урамындагы бульварда инклюзив программа тәкъдим ителгән. Экопавильонда иҗади остаханәләр, музыкаль квиз һәм коллаж курсы оештырылган. «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны азагында кар фонарьлары фестивале узган.
Иҗади активлык «Ак чәчәкләр» бульвары павильонында да күзәтелгән: каникул көннәрендә биредә балалар һәм өлкәннәр өчен рәсем ясау һәм ябыштыру буенча остаханәләр узган. «Салават күпере» торак комплексы янындагы парк остаханәсендә беренче тапкыр хор лабораториясе эшләгән. Коллективның парк чараларында чыгышлары аның эш нәтиҗәсе булып тора. Киләчәктә биредә башлап җибәрүчеләр өчен даими нигездә хор оештырырга ниятлиләр.
«Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында 20 меңнән артык казанлы һәм шәһәр кунаклары булып киткән. Хәзер ул үз эшен язга кадәр туктатып тора.
Яңа ел утлары, бизәкләре шәһәр халкын гыйнвар ахырына кадәр сөендерәчәк: бу елгы кышта 25 парк бәйрәм утлары белән бизәлгән. Партнерлар белән уңышлы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә бу сезонда яңа бәйрәм урыннары булдырылган – «Әкият» курчак театры янындагы парк, «Елмай» балалар паркы, шулай ук Лядской һәм Ленин бакчалары Яңа елча бизәлгән. 18 паркта Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында чыршыларны ачу тантанасы узган.