В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кыш көне шәһәрдә юлларны чистарту өчен 577 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк
Денис Гордийко фотосы
Татарстан башкаласында муниципаль предприятиеләр балансында 577 берәмлек кар чистарту техникасы һәм 28 өстәмә җайланма исәпләнә. Махсус техниканың 90 проценты кышкы чорда файдалануга әзер, әлегә калган машиналар җәйге сезон кысаларында эшли. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган «2025 елда юл эшләре программасын үтәү йомгаклары һәм Татарстан Республикасы юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлеге турында»гы брифингта Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, Казанда 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк кышкы сезон башлану белән барлык юл хезмәтләре тәүлек буе эшләү режимына күчерелгән. Бу юл өслеген вакытында кардан, боздан арындыру һәм шәһәрдә юл-транспорт хәленең начараюын булдырмау максатыннан эшләнә.
Юлларны тәртиптә тоту өчен шәһәр бу елны башкаланың тарихи өлешендәге җәяүлеләр йөри торган киңлекләрне җыештыруга дип кече габаритлы 8 тротуар машинасы, шулай ук подряд оешмалары акчасына тагын 16 берәмлек махсус техника сатып алган.
Кышкы чорда шәһәр юлларын карап тоту өчен дүрт подряд оешмасы паркыннан барлыгы 577 берәмлек махсус кар чистарту техникасы һәм 28 берәмлек өстәмә җайланма җәлеп ителәчәк.
Хәзерге вакытта 523 берәмлек техника (бу 90 процентны тәшкил итә) кышкы чорда файдалануга әзерләнгән, калган 10 проценты әлегә җәйге режимда эшли.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары хәбәр иткәнчә, Казанның 23 миллион квадрат метр юл капламы һәм тротуарлары юл хезмәтләре карамагында санала.
Әмма юл өслегенең норматив торышы махсус техника санына гына бәйле түгел. «Юлларны сыйфатлы карап тоту өчен техниканың җитәрлек күләмдә булуы гына аз. Шәһәргә гади булмаган кыш шартларында эшләргә әзер машина йөртүчеләр һәм эшчеләр кирәк», - дип билгеләде мәсьәләнең мөһимлеген Игорь Куляжев.
Кышкы чорда, бигрәк тә явым-төшемнәр күп булганда, юлларны таләпләргә туры китереп карап тоту өчен шәһәрнең юл хезмәтләре эше 1,5 сменада оештырылырга тиеш, дип өстәде чыгыш ясаучы.
«Җәйге чорда урам-юл челтәрен карап тоту буенча зур күләмдәге эшләр булмаганга, муниципаль предприятиеләргә шулкадәр күп машина йөртүчеләр кирәкми дә», - дип аңлатты Игорь Куляжев хәлне.
Бүгенге көндә кар чистарту техникасында барлыгы 765 машина йөртүче-механизатор эшләргә тиеш, аларның кайберләре инде эшкә урнашкан. Тагын 155 машина йөртүче һәм 61 юл эшчесе таләп ителә.
«Һава температурасы минуска төшү белән, бозлавыкларны булдырмау өчен юл хезмәтләре тарафыннан даими мониторинг үткәрелеп тора. Өченче категория юлларда бозлавыкка каршы юл реагенты, катнаш тротуар реагенты һәм ком-тоз катнашмасы кулланыла», - дип сөйләде чыгыш ясаучы.
Шәһәр юлларыннан җыеп алынган карлар 8 стационар кар эретү пунктында үтилләштереләчәк. Бүгенге көндә алар барысы да кышкы сезонга әзер.
Карны вакытлыча җыю урыннары исемлеге килештерүгә җибәрелгән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай ук Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе» федераль казна учреждениесе башлыгы Илдар Минһаҗев һәм «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов катнашты.
Алдарак агымдагы елда Татарстан башкаласында транспорт инфраструктурасын торгызу һәм үстерү буенча масштаблы эшләр башкарылуы турында хәбәр ителгән иде. Үзгәрешләр 250 дән артык юл участогына кагылган. Бүгенге көндә Казандагы юлларның 85 проценттан артыгы норматив хәлгә китерелгән.