Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2026, 17:55

Казанда миллион сумга якын штраф бурычы булган урам сәүдәгәрен кулга алганнар

Аңа карата «Административ җәзаны үтәүдән качу» маддәсе буенча беркетмә төзелгән

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанның Бауман урамында законсыз сәүдә белән көрәш буенча рейд барышында җирле кешене тоткарлаганнар. Ачыкланганча, ир-ат 964 мең сум күләмендә штраф түләмәгән, шул ук вакытта бурычны түләү сроклары инде күптән чыккан.

Рейдны Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе хезмәткәрләре шәһәр административ комиссиясе һәм полиция вәкилләре белән бергә үткәргән.

Кулга алынган сувенирлар белән сәүдә итүче элегрәк законсыз коммерция эшчәнлеге өчен берничә тапкыр җаваплылыкка тартылган, әмма штраф түләү турындагы күрсәтмәләрне игътибарсыз калдырган. Аңа карата «Административ җәзаны үтәүдән качу» маддәсе буенча беркетмә төзелгән.

Суд хокук бозучыга 5 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләде, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсендә штрафларны карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләргә кирәклеген искәрттеләр. Түләүләрдән явызларча качу ике тапкыр штраф салуга яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза бирүгә китерә.

Барлык яңалыклар