Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2026, 09:11

Казан Башкарма комитетында 2025 елга бюджет үтәлеше буенча ачык тыңлаулар узды

Керем өлеше – 62 млрд 265 млн сум, чыгым өлеше 64 млрд 299 млн сум дип бәяләнә

Шушы көннәрдә Казан шәһәре Башкарма комитетында 2025 елга шәһәр бюджеты үтәлеше буенча ачык тыңлаулар узды. Чарада Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин, Контроль-хисап палатасы рәисе Илнар Нургалиев, Казан шәһәре Думасы депутатлары, җирле үзидарәнең вазифаи затлары һәм шәһәр халкы катнашты.

Денис Гордийко фотосы

2025 елда шәһәр бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 2 млрд сум дефицит белән үтәлгән

Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2025 елга Казан бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 50 млрд 177 млн сум күләмендә расланган. 2024 ел белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 20,4% ка артыграк. Узган ел нәтиҗәләре буенча шәһәр казнасына 62 млрд 265 млн сум керем кергән. Керемнәр үсеше 24% ка яки 12 млрд сумга арткан. 2025 елда чыгымнар күләме 64 млрд 299 млн сум дип билгеләнгән. Шул рәвешле, дефицит 2 млрд сумны тәшкил итә.

2025 елгы бюджет үтәлеше нәтиҗәләре буенча, салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 37 млрд 936 млн сумга җиткән, 2024 ел белән чагыштырганда әлеге саннар 14% ка арткан. Салым керемнәре 32 млрд 189 млн сум дип бәяләнә. Әлеге категориягә 17 млрд 495 млн сум (54%) күләмендә физик затлар кеременә салым (НДФЛ), 6 млрд 797 млн сум (21%) күләмендә гомуми керемгә билгеләнгән салым, 5 млрд 35 млн сум (16%) күләмендә җир салымы, 1 млрд 758 млн сум (6%) күләмендә физик затлар милкенә салым, 1 млрд 102 млн сум (3%) күләмендә башка төр салымнар кертелгән.

Салым булмаган керемнәр 5 млрд 747 млн сумны тәшкил итә. Алар хисабында – милекне файдаланудан кергән керемнәр (2 млрд 322 млн сум; 40,4%), милекне һәм җир кишәрлекләрен сатудан кергән керемнәр (1 млрд 921 млн сум; 33,4%), шулай ук башка чаралар (1 млрд 503 млн сум; 26,2%).

2025 ел нәтиҗәләре буенча кире кайтарылмый торган керемнәр 5,2 млрд сумга (27,2%) артып, 24 млрд 328 млн сумга җиткән.

Бюджетның чыгымнар өлеше 2024 ел белән чагыштырганда 18,8% ка арткан

2025 елда чыгымнар буенча бюджет үтәлеше 64 млрд 299 млн сум тәшкил итә – әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 18,8% ка артыграк. Шәһәрнең социаль өлкәсенә билгеләнгән чаралар чыгымнарның зур өлешен (48 млрд 85 млн сум; 74,8%) тәшкил итә.

Мәгариф өлкәсенә 39 млрд 405 млн сум акча юнәлдерелгән. 2024 ел белән чагыштырганда чыгымнар күләме 20% ка диярлек арткан. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенә – 13 млрд 230 млн сум, гомуми белем бирүгә – 18 млрд 639 млн сум, өстәмә белем бирүгә – 3 млрд 575 млн сум, шулай ук башка мәгариф учреждениеләрен карап тоту өчен 3 млрд 491 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Мәгариф өлкәсе тармагында чыгымнарның зур өлеше хезмәткәрләрнең хезмәт хакына (якынча 30 млрд сум тирәсе) туры килә. Акчаларның бер өлеше коммуналь түләүләргә (7 млрд сумга якын), шулай ук милекне карап тотуга, салым түләүгә һәм туклануны оештыруга тотыла. Балаларның ялын оештыруга 468 млн сум акча билгеләнгән. Мәгариф учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга тагы 612 млн сум бүлеп бирелгән.

2025 елда яшьләр сәясәте өчен бюджеттан 647 млн сум күләмендә материаль чара билгеләнгән. Мәдәният өлкәсенә кагылышлы чыгымнар 2,2 млрд сумнан артык. Физик тәрбия һәм спорт өчен тагы 3 млрд 77 млн сум юнәлдерелгән.

Социаль сәясәт өлкәсе чыгымнарның иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора, әлеге тармакка 2 млрд 700 млн сум таләп ителгән. Бу суммага җәмәгать транспортында ташлама белән йөрүчеләргә хезмәт күрсәтү – 1 млрд 508 млн сум, мәктәп укучыларын ташлама буенча тукландыру – 283 млн сум, балаларны тәрбиягә алган гаиләләр өчен түләүләр – 225 млн сум һәм башка чыгымнар керә.

Гомумдәүләт мәсьәләләрен хәл итүгә 7 млрд 993 млн сум акча тотылган. Шәһәр хуҗалыгы өлкәсенә 8 млрд 62 млн сум бүлеп бирелгән. Шуның 5 млрд 853 млн сумы – төзекләндерүгә, 725 млн сумы – торак хуҗалыгына, 735 млн сумы – транспортка, 495 млн сумы илкүләм иминлеккә һәм хокук саклау эшчәнлегенә юнәлдерелгән. Шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга 116 млн сум туры килә, муниципаль ихтыяҗлар өчен кишәрлекләрне кире кайтаруга тотылган чыгымнар күләме 54 млн сум дип бәяләнә.

Ачык тыңлауларда Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасыннан чакырылган эксперт – доцент Елена Лизунова чыгыш ясады. Ул 2025 елга шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы карар проектына анализ ясады. Эксперт проектның шәһәр вәкаләтләренә һәм бюджет законнарына туры килүен раслады.

Чарада Казан шәһәре Думасы депутатлары актив катнашты. Бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча комиссия рәисе урынбасары Динә Лаврикова үз чыгышы белән ачык тыңлауларга йомгак ясады.

Барлык яңалыклар