Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.03.2024, 12:05

Казан Башкарма комитетында 2023 елга бюджет үтәлеше буенча ачык тыңлаулар узды

Керем өлеше – 43 млрд 842 млн сумны, чыгым өлеше 44 млрд 98 млн сумны тәшкил иткән

Фото: Марат Мөгыйнов

2023 елга Казан бюджетының керемнәр һәм чыгымнар буенча расланган күләме 37 млрд 803 млн сумны тәшкил иткән. Ләкин ел йомгаклары буенча шәһәр казнасына өстәмә керемнәрдән һәм кире кайтарылмый торган керемнәрдән тагын 6 млрд сум кергән. Шулай итеп, гомуми керемнәр – 43 млрд 842 млн сумны, ә чыгымнар 44 млрд 98 млн сумны тәшкил иткән. Дефицит 255,5 млн сум белән бәяләнә. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган 2023 елга Казан бюджеты үтәлеше буенча ачык тыңлаулар вакытында финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Ел йомгаклары буенча керемнәр үсеше 16% ны, ягъни 6 млрд 39 млн сумны тәшкил иткән. Шуның 2 млрд 467 млн сумы – салымнарга һәм салым булмаган керемнәргә, 3 млрд 572 млн сумы кире кайтарылмый торган керемнәргә туры килә.

Казанның үз керемнәреннән бюджетка кертемнәр динамикасы ел саен үсә. 2022 ел белән чагыштырганда, 2023 елда үсеш 11% ны, яки 2 млрд 503 млн сумны тәшкил иткән. Салым керемнәре күләме – 8% ка (1,4 млрд сум), ә салым булмаган керемнәрнеке 30% ка (1 млрд сумнан артык) арткан. Структура буенча карасак, 19% салым булмаган керемнәр өлешенә туры килә, ә 81% – салым керемнәренә.

Салым керемнәре структурасында 53% ны физик затлар керемнәренә салым тәшкил итә

Салым керемнәренең шактый зур өлешен – 53% – физик затлар керемнәренә салым тәшкил итә. 2023 елда аннан шәһәр бюджетына 10 млрд 383 млн сум акча кергән. Аннан соң җыелма керемгә салым (4 млрд 213,7 млн сум), җир салымы (3 млрд 289,1 млн сум), физик затлар милкенә салым (1 млрд 335,5 млн сум) һәм башка салым керемнәре (398,8 млн сум) килә.

Узган ел йомгаклары буенча бюджетка салымнардан кергән керем 19 млрд 620 млн сумны тәшкил иткән. Финанс идарәсе башлыгы халык саны миллионнан арткан шәһәрләр рейтингын китерде. Әлеге рейтингта Татарстан башкаласы салым һәм салым булмаган керемнәр буенча алтынчы урында, аларны чагыштырмача шартларда исәпләгәндә, Казан Новосибирск һәм Екатеринбургтан гына калыша.

Салым булмаган керемнәр шулай ук бюджетның зур керем чыганагы булып кала. Гомумән алганда, 2023 елда аларга 4 млрд 581 млн сум туры килгән.

Салым булмаган керемнәрнең төп өлеше муниципаль участокларны һәм милекне файдалану һәм сату хисабына формалаша (һәркайсы 43%). Мәсәлән, шәһәр сатудан – 1 млрд 971,1 млн сум, ә милекне файдаланудан 1 млрд 989,2 млн сум керем алган.

Моннан тыш, Казан бюджетына штрафлардан, түләүле хезмәтләр күрсәтүдән һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләүдән кергән акчаларның гомуми күләме 620 млн сумны тәшкил иткән.

Кире кайтарылмый торган керемнәрнең 2023 елга расланган күләме – 16 млрд сумнан артык, ә фактта 19 млрд 640 млн сум алынган, бу баштагы планнан 22% ка күбрәк.

Өстәмә трансфертлар шәһәр хуҗалыгына (72%) һәм социаль-мәдәни өлкә (21%) тармакларына юнәлтелгән.

Мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләүгә якынча 21 млрд сум акча бүлеп бирелгән

Чыгымнар буенча бюджет үтәлеше 44 млрд 98 млн сумны тәшкил иткән, бу 2022 ел күрсәткечләреннән 13% ка (5 млрд 164 млн сум) югарырак. Традицион рәвештә социаль-мәдәни өлкәгә чыгымнар арта, моннан тыш капиталь характердагы һәм цифрлаштыру буенча чыгымнар арткан.

Узган ел тотылган акчаларның 32 млрд 835 млн сумы (якынча 74%) – социаль өлкәгә, 6 млрд 184 млн сумы – шәһәр хуҗалыгына, 5 млрд сумга якыны гомумдәүләт мәсьәләләрен хәл итүгә туры килә.

Мәгариф өлкәсенә 27 млрд 418 млн сум, яки социаль-мәдәни өлкәгә бүлеп бирелгән акчаның 84% ы туры килгән. Алар мәктәпкәчә, гомуми, өстәмә белем бирүгә һәм башка учреждениеләрне карап тотуга бүленгән. Чыгымнар структурасында иң зур өлеш – 76% – хезмәткәрләргә түләнә торган хезмәт хакына туры килә (20 млрд 806 млн сум). Акчаларның бер өлеше милекне карап тотуга һәм коммуналь түләүләргә (4 млрд 694 млн сум), туклануны оештыруга (1 млрд 107,8 млн сум) һәм салымнар түләүгә (810 млн сум) тотылган. Шулай ук 352 млн сум каникул вакытында балаларның ялын оештыруга киткән, нәтиҗәдә 44 меңгә якын бала шәһәр яны һәм шәһәрдәге лагерьларда киләсе уку елына көч туплый алган, әлеге максатларга ТР бюджетыннан 347,1 млн сум акча җәлеп ителгән.

2023 елда яшьләр сәясәтенә Казан бюджетыннан 408 млн сум бүлеп бирелгән.

Мәдәният өлкәсенә 1 млрд 883 млн сум акча юнәлтелгән. Физкультура һәм спорт тармагына 1,5 млрд сумнан артык акча тотылган. Социаль сәясәт өлкәсен үстерү 1 млрд 561 млн сумга төшкән. Гомумдәүләт мәсьәләләрен хәл итүгә 4 млрд 940 млн сум кирәк булган.

Ирек Мөхәммәтшин шәһәр хуҗалыгына җентекләбрәк тукталды, әлеге өлкәгә шәһәр бюджетыннан 6 млрд 134 млн сум акча юнәлтелгән. Шуның иң зур өлеше – 66,9% ы – төзекләндерүгә туры килә (4 млрд 102,1 млн сум), 10,3% ы – транспортка (628,9 млн сум), 6,7% ы – торак-коммуналь хуҗалыкка (409,7 млн сум).

«Шәһәр бюджетында дефицит 255,5 млн сумны тәшкил итте. Ул ел башына калган акчалар хисабына чыгымнар нәтиҗәсендә барлыкка килде», – дип аңлатты финанс идарәсе башлыгы.

Фикер алышу вакытында Казан шәһәр Думасы депутатлары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аерым алганда, ТР башкаласында туризмны үстерү һәм шәһәрнең керемнәрен арттыру кирәклегенә игътибар иттеләр.

2023 елга ТР башкаласы бюджеты проектына анализ белән чакырылган эксперт – Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы доценты Елена Лизунова чыгыш ясады. Эксперт билгеләп үткәнчә, проект шәһәр вәкаләтләренә һәм бюджет законнарына туры китереп төзелгән.

Ачык тыңлауларда Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, депутатлар һәм шәһәр халкы катнашты.

Камилә Вилданова

Барлык яңалыклар