В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2025 елда районның сигез бистәсендә 32 юл участогы төзәтелгән
Фото: Денис Гордийко
«Бистәләрдә хакимият зур эш башкарды: 8 торак массивта 32 юл участогы төзекләндерелде. Юлга асфальт салынды, җәяүлеләр юлы тәртипкә китерелде, яктырту терәкләре урнаштырылды, җәмәгать транспорты тукталышлары төзелде», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин сыйфатлы башкарылган эшне.
Докладчы билгеләп үткәнчә, администрация юл-төзелеш эшләре темпларын арттыра бара. 2025 елда гына да «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча Сахалин, Воровский, Октябрь урамнары һәм Ямашев проспекты ремонтланды. Яңартылган участокларның гомуми озынлыгы 4,5 км тәшкил иткән.
Ишегалды юлларын ремонтлау программасы шулай ук 4,5 км озынлыктагы 14 участокта юл өслеген һәм тротуарларны тергезергә мөмкинлек бирде.
Бистә юлларын төзекләндерү программасы шәһәрнең 8 бистәсендәге 32 участокта хәрәкәтне яхшыртырга мөмкинлек бирде. «Ремонтны тулысынча башкардык. Юлларны техник яктан төзекләндерү мәсьәләләре алдан ук эшләнде, билгеләр һәм ясалма тигезсезлекләр куелды, җәяүлеләр өчен яңа юллар һәм аларга якынаю юллары барлыкка килде», – дип өстәде Ренат Шәмсетдинов.