Чарада шәһәрлеләр, казан шәһәр Думасы депутатлары катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче ноябрь, Алсу Сафина). Казанның 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы периодына бюджеты буенча ачык тыңлаулар бүген Казанның Мәгариф хезмәткәрләре йортында үтте. Чарада шәһәрлеләр, казан шәһәр Думасы депутатлары, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты. Проект буенча 2019 елга шәһәр бюджеты керем һәм чыгымнар буенча 22 млрд 965 млн 109 мең сум тәкшил итә. 2020 елга планлаштырган күләм – 23 млрд 567 млн 909 мең сум, ә 2021 елга - 23 млрд 640 млн 307 мең сум. Документ проекты Казан шәһәр думасының декабрьдә узачак сессиясендә каралачак.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин искәртеп үткәнчә, әлеге проект 25 октябрьдә басылган Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында чыккан.
2018 елның 9 ае эчендә Казанның берәмләп сату әйләнеше 385,4 млрд сум тәшкил итә
Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов 2019 һәм 2020-2021 елларга Казанның социаль-икътисади үсеш фаразларын игълан итте. 9 ай эчендә сәнәгый җитештерү үсеше 5,5% дәрәҗәсендә бәяләнә, алдагы перспективада әлеге күрсәткеч елга 2,5% дәрәҗәсендә көтелә.
Ул билгеләп үткәнчә, Казанда инвестицион эшчәнлек алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган. Төп капиталга киләсе елда 216,7 млрд сум күләмендә инвестиция көтелә, 2020 елда - 243,5 млрд сум, 2021 елда - 271,2 млрд сум.
2018 елның 9 ае эчендә Казанның берәмләп сату әйләнеше 385,4 млрд сум тәшкил итә. Фаразланган периодта әлеге әйләнеш тыныч динамика күрсәтәчәк. Ел нәтиҗәләре буенча берәмләп сату әйләнеше 524,4 млрд сум булыр, дип көтелә.
Хезмәт хакларына килгәндә, А.Вәлиәхмәтов сүзләре буенча, эре һәм урта предприятиеләрдә һәм оешмаларда уртача хезмәт хакы 43 сумнан бераз артык. 2018 елда уртача айлык хезмәт хакы үсеше 8% якын тәшкил итәчәк.
2019 елга Казан бюджеты 22 млрд 965 млн 109 мең тәшкил итәчәк
Бюджет проектын Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Ул әлеге елның төп күрсәткечләрен санап үтте. 10 ай эчендә бюджетның салым һәм салымныкы булмаган керемнәре 12 млрд 737 млн сум тәкшил иткән. Керемнәр үсеше темпы - 116,9%.
2019 елда керем һәм чыгымнар буенча бюджет 22 млрд 965 млн 109 сум тәшкил итәр, дип көтелә, 2020 елда - 23 млрд 567 млн 909 сум, 2021 елда - 23 млрд 640 млн 307 мең сум.
Салым керемнәренең төп чыганкалары, үткән еллардагы кебек үк, физик затларның кермнәренә салымнары, тил салымнары һәм тулай керем салымы – алар бюджет керемнәренең 91% тәшкил итәләр.
Бюджет керемнәренең төп чыганагы булып финанс ярдәме санала. Проектта Татарстан бюджетыннан мондый ярдәм 7 млрд 828 млн сум күләмендә каралган.
Муниципаль программалар тулысынча финанслау белән тәэмин ителәчәк
Бюджетның чыгымнар өлешенең 83,5% (22 млрд 965 млн) дәүләт һәм муниципаль программалар буенча бүленгән.
Чыгымнарның күп өлеше социаль-мәдәни өлкәгә карый.
“Мәгариф” бүлеге – бюджетның чыгым өлешенең иң зурысы
Элекеге кебек үк бюджетның чыгым өлешенең иң зурысы “Мәгариф” өлешенә карый – аны финанслауга 15 млрд сум каралган.
Яшьләр сәясәтенә 289 млн сум бүленәчәк, мәдәният өлешенә – 679 млн сум, социаль сәясәткә – 1 млрд 80 млн сум, физик культура һәм спортка – 449 млн сум.
“Сәламәтлек саклау” бүлегенә 19 млн сум бүленәчәк.
Башка чыгымнар күләме - 5 млрд 393 млн сум.
Депутат Нияз Гафиятуллин бурычлар турында кызыксынды. Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, бурыч 29 млрд сум тәшкил итә, аларның 4 млрд 765 млн сумы – шәһәрнең меңьеллыгына алган коммерцияле кредитлар буенча бурычлар, 25 миллиардтан артык Универсиадага алган бурычлар тәшкил итә.
Бюджет проектын Казан шәһәр Думасы депутатлары декабрь сессияендә караячаклар
Депутат Олег Калимов кече бизнеска һәм чүпне аерым җыю проектына булышлык итү мәсьәләсенә кагылды. “Ташламалы кредит бирү өчен каралган сумма 33 млн сум күләмендә сакланды”, - диде И.Мөхәммәтшин.
Ачык тыңлауларга эксперт буларак чакырылган икътисад фәннәре докторы, КФУ финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы профессоры Надия Сабитова бюджетны анализлады. “Әлеге проект шәһәрнең вәкаләтләре һәм чыгым бурчыларын исәпкә алып формалаштырылган”, - диде ул.
КШД бюджет һәм финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе Булат Котдусов билгеләп үткәнчә, депутатлар корпусы, җирле хакимият органнары һ.б. оешмаларның уртак эшләрен дәвам итәргә кирәк.
Бюджет проекты Казан шәһәр Думасының декабрь сессиясендә каралачак.