Шәһәр бюджетының чыгым өлеше 480 млн сумга арттырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). Казанның 2019 елгы гамәлдәге бюджетына үзгәрешләр кертелде. Шәһәр бюджетының чыгым өлеше 2019 ел башына калган акчалар хисабына 480 млн сумга арттырылды. Акчаларны 2018 елда кабул ителгән, әмма тулысынча үтәлмәгән чыгымнарны гамәлгә ашыруга җибәрү планлаштырыла. Әлеге карар бүген Башкарма комитетта узган Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XXXI сессиясендә депутатлар тарафыннан кабул ителде.
Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, 2018 ел бюджетыннан калган акчалар шәһәр объектларын капиталь ремонтлауга – 119,7 млн сум, муниципаль учреждениеләрне агымдагы тотуга – 90,6 млн сум, шәһәр объектларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә – 56,3 млн сум, төзекләндерү объектларын агымдагы карап тотуга – 52,8 млн сум, шәһәрне яңа елга бизәү – 39,5 млн сум, комплекслы муниципаль мәгълүмат системасын эшләүгә – 37,7 млн сум, бозлавыкка каршы реагент сатып алуга, законсыз урнаштырылган ваклап сату объектларын сүтүгә, Казанның Генераль планын эшләүгә - 17,2 млн сум, табигатьне саклау чараларын үткәрү - 10,1 млн. сум, ТКХ өлкәсендә чаралар үткәрү – 9,9 млн.сум, шәһәр районнарында законсыз урнаштырылган объектларны күчерү һәм саклау белән демонтажга 6 млн. сум бүленгән.
Моннан тыш, шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелә торган субсидияләр исемлегенә үзгәрешләр кертелде. "РФ Торак кодексы таләпләре нигезендә җирле үзидарә органнарының торак мөнәсәбәтләре өлкәсендәге вәкаләтләре тулыландырылды. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелә торган субсидияләр исемлеге күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлауда кичектергесез ихтыяҗ туганда, оешмалар чыгымнарын финанслау һәм тәэмин итү өчен субсидияләр белән тулыландырыла. Бу чыгымнар шәһәр бюджетында каралган акчалар чикләрендә гамәлгә ашырылачак", – дип шәрехләде И.Мөхәммәтшин.
Бюджет проекты элегрәк бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча комиссия утырышында каралды, контроль-хисап палатасының уңай бәяләмәсе бар.
Комиссия рәисе, депутат Булат Котдусов әлеге карарны хупларга тәкъдим итте. "Барлык үзгәрешләр бюджет законнары кысаларында үткәрелде, аларның һәркайсы буенча фикер алышулар үткәрелде. Депутатлар билгеләп үткәнчә, аларның барысы да беренче чиратта объектив бурычлар белән бәйле", - дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук бюджет проектына бюджет кытлыгын финанслау чыганакларына төгәллекләр кертелде, муниципаль бурычның иң югары чиге һәм чик күләме тәгаенләнә. Бюджетның чыгымнар буенча бер тавыштан кабул ителгән гомуми күләме 23 млрд 503 млн. сум тәшкил иткән. Дефицит - 480 млн сум. Шуны да искәртик: Казан шәһәре Думасының XXX сессиясендә керемнәр һәм чыгымнар буенча бюджет 23 млрд.23 млн. 409 мең сум күләмендә расланган иде.