Эшчеләр футбол кырының яңа өслеген салалар һәм трибуналар урнаштыралар
Эшчеләр яңа йөгерү юллары һәм асфальт юл салганнар инде. Стадионда тышкы инженерлык челтәрләре, кырның торба системасы һәм аның гидроизоляциясе алыштырылды. Шулай ук идән асты стеналары, яңгыр сулары канализациясе һәм коллектор да монтажланган. Түбә ремонтланган, ябылу плитәләре алыштырылган, туннель гидроизоляциясе үткәрелгән, коелар торгызылган.
Капиталь ремонт тәмамланганнан соң, биредә яшәүчеләр яңа өслекле һәм яктыртылган футбол кыры, йөгерү юллары, ә кышын сыйфатлы бозлы шугалак алачак. «Хәзер без объектны комплекслы капиталь төзекләндерүнең беренче этабын күрәбез, киләсе елда үзгәрешләрнең дәвамын һәм яңаларын көтәбез», – дип хәбәр ителә Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдиновның телеграм-каналында.
«Ракета» стадионы 1947 елда төзелгән, ә аның трибунасы – 1960 еллар ахырында. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан объектта кырның торба системасын, футбол өслеген алыштырганнар, трибуна, бинаның фасадын ремонтлаганнар, яңа пыяла пакетлары урнаштырганнар.
2022 елның ноябрендә объектта кырны суыту өчен ике станцияне алыштырганнар, аларны яңа электр челтәрләренә тоташтырганнар, шулай ук яктырту мачталарын ремонтлаганнар.