Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2018, 14:22

Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде

Тиешле карар Казан шәһәр Думасының чираттан тыш сессиясе барышында кабул ителде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь, Алсу Сафина). Казан бюджетының керем өлеше 417,44 млн сумга артты һәм 23 млрд 831,5 млн сум тәшкил итә, чыгым өлеше 561,54 сумга артты һәм 25 млрд 292,7 млн сум тәшкил итә. Дефицит – 1 млрд 461,2 млн сум. Аны каплау чыганаклары булып ел башыннан калган һәм акцияләр сатудан алынган чаралар хезмәт итәчәк. “Казан муниципаль берәмлегенең 2018 һәм 2019-2020 елларның планлы периодына бюджеты турында”гы карарга үзгәрешләр бүген Казан шәһәр Думасының XXVIII чираттан тыш сессиясендә кабул ителде.

Финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, Казан бюджетына үзгәрешләр кертү берничә сәбәп белән аңлатыла. Татарстан Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән норматив актлар буенча, быел республика бюджетыннан Казанга бүленеп бирелә торган субсидияләр һәм башка бюджетара трансфертлар күләме 424 млн сумга арткан.

Моннан кала, Казанның автоном һәм бюджет учреждениеләре 43,9 млн сумлык дебиторлык бурычларын кайтарганнар.

Моннан тыш, 3,5 млн сумга төрле чаралар уздыруга чыгымнар шәһәр предприятиеләре чаралары хисабына арткан.

Депутатлар кабул иткән проектта бюджет дефицитын акцияләр стадуан кергән чараларга арттыру каралган.

Сессия барышында депутатлар бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетына 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 елларның планлы периодына физик затларның кеременә салымнан өстәмә норматив түләүләргә алмаштыруны расладылар.

Фоторепортаж
Казан шәһәр Думасының XXVIII чираттан тыш сессиясе, 01.10.2018
Видеорепортаж
01.10.2018 12:57
Казан шәһәр Думасының XXVIII чираттан тыш сессиясе
Барлык яңалыклар