Шәһәр бюджетының керемнәр буенча күләме 33 млрд 757,2 млн сум, чыгымнар буенча 38 млрд 355,2 млн сум тәшкил итте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август, Алсу Сафина). 2022 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде: аның керем өлеше – 33 млрд 757,2 млн сум, чыгым өлеше – 38 млрд 355,2 млн сум. Мондый карарны бүген Казан шәһәр Думасының XV сессиясендә депутатлар кабул итте.
Шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү зарурлыгы берничә сәбәп белән бәйле, дип аңлатты Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин. «Узган еллардагы финанс ярдәменең файдаланылмаган калдыкларын Татарстан Республикасы бюджетына 1 млрд 63,5 млн сум күләмендә кире кайтару каралган, шуның 947,6 млн сумы чыгымнарга фактик ихтыяҗны раслаганнан соң шәһәр бюджетына кире кайтарылган», – дип аңлатты ул. И.Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, әлеге акчалар бюджетның керем һәм чыгым өлешен арттыралар һәм җир кишәрлекләрен тартып алуга, юллар һәм метрополитен төзегәндә милекчеләргә китерелгән зыянны каплауга, коммуналь техникага капиталь ремонт ясауга, халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыруга, территорияләрне төзекләндерүгә, шәһәрне Яңа ел уңаеннан бизәүгә һәм башка чыгымнарны каплауга юнәлдерелә.
Моннан тыш, Татарстан Хөкүмәте кабул иткән норматив актлар нигезендә, 2022 елда республика бюджетыннан кире кайтарылмый торган керемнәр күләме 1 млрд 159,8 млн сумга арткан. Бу акчалар муниципаль учреждениеләрне тотуга (340 млн сумнан артык), социаль-мәдәни өлкә учреждениеләре хезмәткәрләренә һәм грантларына түләүгә (255,6 млн сум), транспортның тигез дәрәҗәдә үтемлелеген тәэмин итүгә (250 млн сумнан артык), автомобиль юлларын төзүгә бәйле җир кишәрлекләрен тартып алуга, тикшерү актлары әзерләү буенча кадастр эшләрен түләүгә (154,2 млн сум), халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыруга (56,2 млн сум), декоратив агачлар һәм куаклар утыртуга (25 млн сумнан артык) тотылачак.
Моннан тыш, акчалар территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә, яңгыр канализациясен карап тотуга, урам-юл челтәре участокларын юл билгеләре белән җиһазлауга, гомумшәһәр чараларына, йогышлы авырулар күпләп таралган чорда объектларны дезинфекцияләү һәм башка санитар-эпидемияләргә каршы чаралар үткәрүгә юнәлдереләчәк.
2022 ел башына бюджет акчаларының калган өлеше хисабына бюджетның чыгым өлеше 562,9 млн сумга арта һәм элек килештерелгән чыгымнар 267,3 млн сумга яңадан бүленә. «Әлеге чыгымнар 830,2 млн сум күләмендә муниципаль учреждениеләр биналарын капиталь ремонтлауга һәм төзүгә, шәһәрнең муниципаль учреждениеләрен тотуга, территорияләрне төзекләндерүгә һәм юл хуҗалыгына, гомумшәһәр чараларына, кредит бурычларын каплауга һәм узган елларның максатчан чыгымнарына юнәлдерелә», – дип билгеләп үтте Финанс идарәсе башлыгы.
Кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, 2022 елга Казан бюджеты керемнәре буенча 33 млрд 757,2 млн сум тәшкил итте, чыгымнар буенча – каплау чыганагы булып ел башына шәһәр бюджеты акчаларының калдыклары торган 4 млрд 598 млн сум дефицит белән 38 млрд 355,2 млн сум.