Мондый карарны Казан шәһәре Думасының XXXVIII хисап сессиясендә депутатлар кабул итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Алена Мирошниченко). 2020 елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Мондый карарны бүген Казан шәһәре Думасының XXXVIII хисап сессиясендә депутатлар кабул итте. Бюджет керемнәре – 60,9 млн сумга, чыгымнар 865,2 млн сумга арткан.
Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, үзгәрешләр 2020 елның 1-нче гыйнварына бюджетта калган акчалар исәбенә чыгымнарның 804 млн сумга артуына бәйле. Аларның 373 млн сумы Башкарма комитетның структур бүлекчәләре тарафыннан 2019 елда кабул ителгән, әмма үтәлмәгән чыгымнарны тормышка ашыруга юнәлдереләчәк. 431 млн сум - агымдагы елда шәһәр хезмәтләре эшен тәэмин итү өчен кирәкле чыгымнар. Шулай ук шәһәрнең социаль өлкә учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләү өчен резерв булдыруга тоткан чыгымнары 59 млн сумга артачак. Моннан тыш, сукбай хайваннарны тоту һәм карап тоту буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга субвенцияләр күләме 2 млн сумга арта, диде Финанс идарәсе башлыгы.
«Өстәмә чыгымнар исемлегенә җентекләбрәк тукталам. 2019 елда игълан ителгән күчмә йөкләмәләр һәм контрактлар буенча чыгымнар арасында: биналарны ремонтлау һәм мебель сатып алу - 104 млн сумга якын, төзекләндерү объектларын карап тоту – 71 млн сум, дезинфекция станциясе биналарын төзү – 55 млн сум, социаль өлкә хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү резервы булдыру – 42,6 млн сум, комплекслы геомәгълүмат системасын эшләү һәм гамәлгә кертү – 30 млн сум, программа белән тәэмин итүне сатып алу һәм арендалау, Генплан эшләү, табигатьне саклау чараларын үткәрү һәм башка чыгымнар», - дип аңлатты И.Мөхәммәтшин.
2020 елга шәһәр бюджетында исәпкә алынмаган һәм шәһәр хезмәтләре эшен тәэмин итү өчен кирәкле чыгымнар муниципаль учреждениеләрне карап тоту, шәһәрнең үзәк урамнарын яшелләндерү, гомумшәһәр чараларын үткәрү, шулай ук олимпиадаларда җиңүче укытучыларга һәм укучыларга грантлар бирүне үз эченә ала. Шулай ук акчаларны бюджеттан файдаланучылар һәм аны билгеләүчеләр һәм бюджет классификациясе кодлары арасында бүлү дә исәпкә алынган, дип билгеләп үтте спикер.
Шулай итеп, тәкъдим ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып, 2020 елга Казан бюджеты керемнәр буенча 25 млрд 24 млн. 912,5 мең сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча – 25 млрд 829 млн 167 мең сум һәм дефицит – 804 млн 254,5 мең сум, аларны каплау чыганагы - 2020 ел башына бюджетта калган акчалар.
Карар проекты бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышында каралды. Контроль-хисап палатасының уңай нәтиҗәсе бар. Үзгәрешләр объектив сәбәпләргә бәйле һәм шәһәрнең беренчел бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте депутатлар. Бюджетны үзгәртү турында карар кабул ителде.