Мондый карар Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясендә кабул ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель, Алена Мирошниченко). Агымдагы елга Казан бюджетына үзгәрешләр кертелде. Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясендә депутатлар шундый карар кабул итте.
Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин 2019 елның 1 гыйнварына бюджет һәм автоном учреждениеләр счетларында 93,9 млн сум күләмендә барлыкка килгән калган сумманы шәһәр бюджетына кайтарырга тәкъдим итте. Шуларның 64,4 млн сумы – мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү чыгымнарын расланган тарификациягә кадәр җиткерүгә, шулай ук 114-нче номерлы мәктәпкә янкорма төзүгә 29,5 млн сум акча тотылачак.
«Үзгәрешләрне исәпкә алып, бюджетның керемнәр буенча гомуми күләме 23 млрд 117,3 млн сум тәшкил итәчәк, чыгымнар буенча – 24 млрд 848,5 млн сум һәм дефицит буенча -1 млрд 731 млн сум. Дефицитны финанслау чыганагы - ел башына калган акчалар», - дип нәтиҗә ясады И.Мөхәммәтшин.
Карар проекты элегрәк Казан шәһәре Думасының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча комиссия утырышында каралды. Контроль-хисап палатасының уңай бәяләмәсе бар. Комиссия рәисе, депутат Булат Котдусов билгеләп үткәнчә, 2019 елга Казан бюджетына кертелә торган үзгәрешләр объектив сәбәпләргә бәйле һәм беренче чираттагы бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.