Акча социаль-мәдәни өлкә һәм шәһәр хуҗалыгы тармагына, шул исәптән РФ Президентының май указларын үтәүгә юнәлдерелгән.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр башлыгы Казанда башкала өчен мөһим проектларны гамәлгә ашыра башлауларын һәм дәвам итүләрен искә төшерде, шул исәптән инде күптән хыялланган проектлар, алар арасында Зур Казан боҗрасы, Горький шоссесы дублеры, Вознесение тракты төзелеше, Казанның биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү дә бар.
Илсур Метшин бу эштә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. «Ил субъектларында башкаланы шулай яклаган икенче җитәкче юк. Безнең Казанны, аның агломерациясен үстерү буенча зур планнарыбыз бар, һәм безгә Татарстан Президенты ярдәм итә», – диде ул.
2021 елда Казан бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин җентекләп сөйләде. Аның сүзләренә караганда, күрсәткечләр арттырып үтәлгән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр буенча – 4 млрд 229 млн сумга, бюджетара трансфертлар буенча – 5 млрд 556 млн сумга. «Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча планлы билгеләнешләр 15 млрд 296 млн сум күләмендә расланды. Чынлыкта 19 млрд 525 млн сум кергән, ягъни план 28% ка арттырып үтәлгән», – дип хәбәр итте Ирек Мөхәммәтшин. Тулаем алганда, салым һәм салым булмаган керемнәр 2020 ел белән чагыштырганда 18% ка яки 3 млрд сумга диярлек арткан. 2021 ел нәтиҗәләре буенча, миллион халыклы 14 шәһәр арасында керемнәрнең гомуми күләме буенча Казан –9 урында, ә үз керемнәре күләме буенча 6 урында, дип ассызыклады И.Мөхәммәтшин.
Шул ук вакытта НДФЛ керү буенча шәһәрләр рейтингында Казан 4 нче позициядә урнашкан, ТР башкаласын Екатеринбург, Новосибирск һәм Түбән Новгород узып китә. Шул ук вакытта НДФЛ үсеше темпы буенча Казан Екатеринбург белән бер дәрәҗәдә тора, бары тик Краснодар гына югарырак, дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин.
Бюджетның зур керем чыганагы булып элеккечә үк бюджетара трансфертлар кала бирә. 2021 елда республика бюджетыннан 18 млрд 330 млн сум акча кергән. Акчалар социаль-мәдәни өлкә һәм шәһәр хуҗалыгы тармагына, шул исәптән Россия Президентының май указларын үтәүгә, минималь хезмәт хакы күләмен арттыруга, урам-юл челтәрен тотуга, авария хәлендәге торак фондыннан күчерүгә һәм башка максатларга юнәлдерелгән.
«Миллионлы башка шәһәрләрдән аермалы буларак, безнең шәһәр территориясендә капиталь чыгымнар региональ бюджет дәрәҗәсендә үзәкләштерелгән һәм министрлык-ведомстволарның тиешле программалары аша уза», – диде Ирек Мөхәммәтшин. Әйтик, 2021 елда, Казан бюджетыннан тыш, 30 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән юллар төзелешенә һәм урам-юл челтәрен ремонтлауга – 16 млрд сумнан артык, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешенә – 6 млрд сумнан артык, «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтка – 2,3 млрд сум. Шулай итеп, Казан бюджет тәэмин ителеше күләме буенча шәһәрләрнең беренче өчлегенә керә, дип ассызыклады Ирек Мөхәммәтшин.
Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы салымның вакытында түләнми калган өлешен киметү белән ведомствоара комиссияләр шөгыльләнә, дип искәртте. 2021 елда утырышка 3 мең 889 бурычлы кеше чакырылган, нәтиҗәдә, консолидацияләнгән бюджетка бурычларны түләү хисабына 531 млн сум кергән, шул исәптән шәһәр бюджетына 127 млн сум.