В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Утырыш сәгать 10:00 да башлана
Бүген башкала Ратушасында бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының II сессиясе үтә. Утырыш сәгать 10:00 да башлана. Чарадан трансляцияне әлеге сылтама аша кереп карарга була.
Сессия утырышында депутатлар тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында.
Казан шәһәре Думасының «2025 елга, 2026 һәм 2027 елларның планлы чорына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты хакында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында.
Казан шәһәре Думасы карарының гамәлдән чыгуын тану турында.
Казан шәһәре Думасының 2021 елның 5 октябрендәге 4-9 номерлы «Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә инициативалы проектлар турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында.
Казан шәһәре Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе» муниципаль казна учреждениесе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Социаль ипотека программасы буенча торак урыннары алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ Казан шәһәре халкы турында.
Башка мәсьәләләр.