Аны кулланган кече бизнес субъектлары салым салуның гадиләштерелгән системасына күчә ала.
Фото: Денис Гордийко
ЕНВД махсус салым режимнарына керә, ул кече бизнес субъектлары тарафыннан түләнә һәм тулы күләмдә шәһәр бюджетына күчерелә.
«Шәһәр бюджетына керә торган еллык салым күләме 850 млн сум тирәсендә тирбәлә, – дип хәбәр итте И.Мөхәммәтшин. – Әмма агымдагы елда, пандемия белән бәйле рәвештә, 11 айда салым керү узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 79,4% тәшкил итте. Бу елга планлаштырылган 790 млн. сум булганда, көтелгән бәя 675 млн. сум тәшкил итә».
Шәһәр территориясендә 2019 ел нәтиҗәләре буенча әлеге салымны 17 меңнән артык түләүче исәпләнә, аларның 11%-ын оешмалар тәшкил итә, 89%-ын шәхси эшмәкәрләр, дип өстәде Финанс идарәсе башлыгы. Шул ук вакытта оешмалардан салымнар керү 41%, шәхси эшмәкәрләрдән 59% тәшкил итә. И.Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, мондый бүленеш шәхси эшмәкәрләр тарафыннан ЕНВД суммасының алар тарафыннан түләнгән иминият взнослары суммасына кимүенә бәйле, шул рәвешле, салым түләүчеләрнең яртысыннан артыгы салым түләми диярлек.
2021 ел башыннан алынган керемгә бердәм салым түләүчеләр патент салымына яки гомуми салым салу системасына күчәргә мөмкин, ә шәхси эшмәкәрләр шулай ук һөнәри керемгә салым сайлый алалар, дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин.
Әлеге мәсьәлә элегрәк бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссия утырышында каралды инде. Депутатлар салым системасында үзгәрешләр кертүне күздә тоткан яңа карар проектын хуплады.