В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы 1 ел ярымда ул – бүлекчәнең беренче урынбасары вазифасын башкарды
Көндәшлек сәясәте һәм Казанның сатып алу эшләре дирекциясе белән Равил Мөдәрисов идарә итә башлады. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Илсур Метшин игълан итте. Шәһәр башлыгы Равил Мөдәрисовның әлеге бүлекчәдә 2015 елда эшли башлавын билгеләп үтте. Соңгы 1 ел ярымда ул – бүлекчәнең беренче урынбасары вазифасын башкарды.
“Кешеләрнең шәһәр структурасында 10 елдан да кимрәк вакыт эчендә гади хезмәткәрдән җитәкче югарылыгына күтәрелә алуының ачык мисалы бу. Уңышлар һәм Казан һәм шәһәр халкы файдасына нәтиҗәле эш телик”, – дигән сүзләрен җиткерде шәһәр башлыгы.
Белешмә
Равил Мөдәрисов 1989 елның 9 нчы июнендә ТАССРның Сарман районы Җәлил бистәсендә туган.
2015 елның февраленнән 2018 елның октябрена кадәр МКУ «Көндәшлек сәясәте һәм Казан шәһәренең сатып алулар дирекциясе»ндә сатып алуларны анализлау һәм тәэмин итү бүлегенең сатып алулар буенча өлкән белгеч булып эшләгән.
2018 елның октябреннан 2023 елның февраленә кадәр МКУ «Көндәшлек сәясәте һәм Казан шәһәренең сатып алулар дирекциясе»ндә тәэмин итүчеләрне билгеләү бүлеге башлыгы вазифасын башкарган.
2023 елның февраленнән агымдагы елның июненә кадәр бүлекчә директорының беренче урынбасары булган.