Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин 2025 елга шәһәр бюджеты агымдагы ел бюджетының көтелүче үтәлешен исәпкә алып төзелгән, дип сөйләде. Мәсәлән, 2024 елның тугыз аенда салым һәм салым булмаган керемнәр казнага 21 млрд 171 млн сум күләмендә кергән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 млрд 296 млн сумга күбрәк.
2025 елда шәһәр казнасына республика бюджетыннан 17,9 млрд сум күчереләчәк
2025 елда шәһәр бюджетының керем өлеше 48 млрд 917 млн сум күләмендә фаразланган – бу 2024 елга караганда 7 млрд 259 млн сумга күбрәк. Шул ук вакытта проектта федераль бюджеттан 1,2 млрд сум күләмендә керемнәр исәпкә алынмаган, алар соңрак җиткереләчәк.
Салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми күләме 31 млрд 48 млн сум тәшкил итәчәк. «Физик затлар керемнәренә салым күләме 15 млрд 629 млн сум булыр дип фаразлана. Җыелма керемгә салымны 6 млрд 153 млн сум күләмендә алу планлаштырыла. 2025 елга җир салымы фаразы 4 млрд 490 млн сум тәшкил итә», — дип хәбәр итте Финанс идарәсе башлыгы. Ул өстәп әйткәнчә, физик затлар милкенә салым 1 млрд 468 млн сумга бәяләнә, ә башка салым түләүләре – 415 млн.
Ирек Мөхәммәтшин искәрткәнчә, 2025 елдан шәһәр бюджетына кунакханәләрдә яшәү бәясеннән 1% күләмендә туристлык салымы керә башлаячак, әмма көненә 100 сумнан да ким түгел. Салым ставкасы ел саен үсәчәк, ә 2029 елга ул максималь 5% тәшкил итәчәк.
Салым булмаган керемнәргә бюджет керемнәренең 9,3% ы туры килә. Төп өлеше милекне файдалану һәм сату хисабына формалаша.
Шәһәр казнасына бюджетара трансфертлар зур өлеш кертә. Алар киләсе елда республика бюджетыннан 17 млрд 868 млн сум күләмендә күчереләчәк. Төп өлеше социаль-мәдәни өлкәгә (14 млрд сум) һәм җәмәгать транспорты белән бертигез файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә (1 млрд 176 млн сум) туры килә.
Социаль-мәдәни өлкәгә чыгымнар киләсе елда 5,7 млрд сумга артачак
Киләсе елга бюджетның чыгым өлеше 48 млрд 917 млн сум тәшкил итәчәк. Ул 20 муниципаль программа кысаларында формалаштырылган, аларның иң масштаблылары – «Шәһәрдә мәгарифне үстерү» һәм «Казан территориясен төзекләндерү».
Чыгымнарның күп өлеше – 82% — социаль-мәдәни өлкәгә туры килә. Чыгымнар үсеше 2024 ел белән чагыштырганда 5,7 млрд сум тәшкил итәчәк. Моның сәбәбе — хезмәт хакларының артуы, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар санының артуы, яңа учреждениеләр ачылу.
Акчаларның шактый өлешен түбәндәге юнәлешләр буенча эшкә юнәлтәчәкләр: мәгариф (33 млрд 851 млн), мәдәният (1 млрд 914 млн), физик культура һәм спорт (1 млрд 711 млн), яшьләр сәясәте (505 млн), социаль сәясәт (2 млрд 83 млн).
Шул ук вакытта киләсе елда ташламалы категориядәге гражданнарны җәмәгать транспортында йөртүгә чыгымнар 21% ка арткан. Алар 1 млрд 176 млн сум тәшкил итәчәк.
Калган акчаны башка өлкәләрдә эшләргә тотачаклар. Мәсәлән, юлларны карап тотуга, хайваннар авыруларын кисәтү һәм бетерү чараларын оештыруга, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә 2 млрд 482 млн сум каралган. Торак фондын капиталь ремонтлауга, Тышкы төзекләндерү объектларын карап тотуга 1 млрд 710 млн сум бүлеп бирелгән. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтен, җәмәгать тәртибен саклау терәк пунктларын тотуга 328 млн сум юнәлдерү планлаштырыла. Шулай ук чыгымнар маддәсендә гомумдәүләт мәсьәләләрен хәл итүгә (3 млрд 770 млн), табигатьне саклау (74 млн) һәм санитария-эпидемиягә каршы чараларны гамәлгә ашыруга (26 млн), муниципаль бурычка хезмәт күрсәтүгә (396 млн) акча исәпкә алынган.
Депутат Алексей Селивановский карны утильләштерүгә планлаштырылган чыгымнар турында кызыксынды. Финанс идарәсе башлыгы фаразланган чыгымнарның 1,5 тапкырга арттырылуын әйтте — агымдагы елда шәһәр бюджетында бу максатларга 120 млн сум салынган. «Узган карлы кыш тәҗрибәсеннән һәм кар эретү пунктларын арттырудан чыгып, киләсе елга 170 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла», — дип өстәде Ирек Мөхәммәтшин.
2025 елга Казан бюджеты проекты күрсәткечләре эшкәртелгән һәм гомуми баланслылык принцибына җавап бирә. Югарыда аталган параметрлардан чыгып, 2025 елга шәһәр бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 48 млрд 917 млн сум тәшкил итәчәк, дип нәтиҗә ясады спикер. Ул 2026 елга шәһәр бюджеты күләме 50 млрд 671 млн сум, ә 2027 елга 53 млрд 861 млн сум булыр дип өстәде.