В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иҗади ярышларның абсолют җиңүчесе – Мәскәү базары командасына 1 миллион сум күләмендә грант тапшырылган
Фото Казан шәһәренең Туризмны үстерү комитетыннан алынды
Шәһәр мохитен булдыру белән шөгыльләнүче белгечләр җыелган эксперт жюри командасы керү төркемнәренең һәм витриналарның бизәлешен урынга килеп бәяләгән. Көмеш приз иясе булган «Алтын чия» (дизайнеры Алинә Зыятдинова) һәм UGAR (дизайнеры Алексей Степанов) рестораннарына 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылган.
Өченче урынга лаек булган «V_shopogolike» кием кибетенә (дизайнеры Елена Федотова, «LE-FED» студиясе) һәм «Мануфактура» каһвәханәсенә (дизайнеры Ләлә Белянина) 300 мең сум күләмендә бүләк бирелгән.
Милли мәдәни кодны саклауга керткән өлеше өчен «Историка» кафесы аерым бүләкләнгән. Оешмага кыйммәтле бүләк – бизнесны алга җибәрү буенча консультация сертификаты тапшырылган. Чын бәйрәм мохите булдыруы өчен «Җәй» рестораны диплом һәм 300 мең сумлык акчалата грант белән билгеләп үтелде, дип хәбәр итә шәһәрнең Туризмны үстерү комитеты.

«Яңа елча бизәлгән Казан» шәһәр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Мәскәү базары мәйданчыгында узган. Чарада бу елгы кыш айларында Казанны сихри әкият сымак итүдә зур өлеш керткән архитекторлар, дизайнерлар, рестораторлар, отельерлар һәм бизнес хуҗалары катнашкан.
Тантанада Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили кунакларны сәламләп, эшмәкәрлекнең шәһәрнең тышкы күренешен булдыруда зур кызыксыну күрсәтүен билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, бәйгедә катнашучылар – ул шәһәр халкына һәм башкала кунакларына күңелле мизгелләр һәм хис-кичерешләр бүләк итүче кешеләр.
Исегезгә төшерәбез, узган ел эшмәкәрлек объектларын матур итеп Яңа елча бизәү бәйгесенә 241 гариза тапшырылган иде. Җиңүчеләрне өч номинация: «Бинаны Яңа елча иң яхшы бизәү», «Эчке яктан Яңа елча иң яхшы бизәү» һәм «Кышкы Казан турында иң яхшы фотоэш» буенча ачыклаганнар.