В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге максатлар өчен 1,1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Денис Гордийко фотосы
Казанда илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты кысаларында авария хәлендәге күпфатирлы сигез йортта яшәүче башкала халкын күчерергә ниятлиләр. 181 фатирда яшәүче 422 кеше яңа тораклы булачак. Программаны гамәлгә ашыру планнары турында атналык эшлекле киңәшмәдә Торак сәясәте идарәсе башлыгы Василий Лысачкин сөйләде.
«Аз санлы әлеге йортлар безнең өчен зур җиңү инде ул. Кешеләр яхшы үзгәрешләр көтә. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне кыска вакыт эчендә хәл итик», - диде Казан мэры Илсур Метшин.
Күчерелергә тиешле авария хәлендәге торак фондының гомуми мәйданы 4,6 мең квадрат метрдан артып китә.
«Әлеге максатлар өчен 1 миллиард 114 миллион сум акча бүлеп бирелгән», - дип ачыклык кертте Василий Лысачкин.
Бүгенге көндә Казанда авария хәлендәге һәм сүтелергә яки төзекләндерелергә тиешле күпфатирлы 109 йорт исәпләнә.
Искәртеп узабыз, 2012 елдан 2025 елга кадәр 7 меңгә якын шәһәр кешесе авария хәлендәге 20 йорттан төзекләндерелгән торакка күчерелгән.