2026 елга икътисади күрсәткеч 9% ка артачак
Фото: Денис Гордийко
Спикер сүзләренчә, Россия икътисады заманча шартларга яраклашуын дәвам итә, ә прогноз күрсәткечләренә ирешүдә төп фактор булып предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү кала. Казанда сәнәгать җитештерүенең үсеше быел 105,8% дәрәҗәсендә бәяләнә. Уртача сроклы перспективада индексының уртача үсеш темплары көтелә – ел саен 3% тан.
Ел йомгаклары буенча инвестицияләр күләме 335 млрд сум яки 2022 ел дәрәҗәсенә карата 109,7% күләмендә көтелә. Инвестицион активлыкны стимуллаштыру өстенлекләре үзгәрешсез, алар арасында административ процедураларны гадиләштерү, югары технологияле производстволарның конкуренциясен һәм инфраструктурасын үстерү, Казанның инвестицион имиджын яхшырту, инновацион производстволарны үстерү һәм башкалар бар. 2026 елга төп капиталга инвестицияләр күләме 2022 елга карата чагыштырма бәяләрдә 23% ка артуы фаразлана.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары фикеренчә, кече һәм урта бизнес социаль-икътисади үсеш фаразын тәэмин итүдә төп роль уйный. Бүгенге көндә әлеге секторга тулаем территориаль продуктның 42% ы туры килә, шуның аркасында кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләре шәһәр бюджетына салымнарның яртысын диярлек китерә.
2022 ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 685 млрд сум тәшкил итте, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 5,8% ка түбәнрәк. Сәбәпләр арасында – инфляция күтәрелеше, товарлар тәкъдимнәренең чикләнүе, шул исәптән чит ил җитештерүчеләренең Россия базарыннан китүе һәм санкцияләр белән бәйле рәвештә тышкы сәүдә эшчәнлеге өчен шартларның начарлануы. Әмма 2023 ел башыннан ваклап сату товар әйләнеше торгызыла, ел ахырына ул 740 млрд сумга җитәр дип көтелә (+3,8%). Урта сроклы перспективада ваклап сату товар әйләнеше динамикасына халыкның реаль керемнәренең үзгәрүе, илебездә конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүнең артуы, электрон сәүдә өлешенең артуы һ.б. йогынты ясаячак. «2026 елга, фаразлар буенча, ваклап сату әйләнеше 943 миллиард сумга җитәчәк, 2022 елга карата чагыштырма бәяләрдә 15,2% ка артачак», – дип ассызыклады ул Илдар Шакиров.
Спикер билгеләп үткәнчә, 2023 елда номиналь уртача хезмәт хакы 61 мең сумга җитәчәк (+11%), ә 2026 елда 76 мең сумга якын тәшкил итәчәк (2022 елга карата 38% ка үсеш). Шул ук вакытта 2023 ел нәтиҗәләре буенча халыкның реаль керемнәре һәм реаль хезмәт хакы дәрәҗәсе 105,4% һәм 103,4% тәшкил итәр дип көтелә, ә 2023 елдан 2026 елга кадәр уртача хезмәт хакы үсеше 8% дәрәҗәсендә фаразлана. «2023 елда хезмәт хакы фонды 369,5 миллиард сум тәшкил итәчәк, ә 2026 елда – 463 миллиард сум», – дип өстәде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Социаль-икътисади хәлнең тотрыклылыгын билгеләүче тагын бер критерий – рәсми теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе. Ел башыннан эшсез казанлылар саны 3178 кешедән 2156 кешегә кадәр кимегән, ә эшсезлек дәрәҗәсе – 0,49% тан 0,33% ка кадәр. Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге алып барган сәясәт урта сроклы перспективада эшсезлекне 0,35% дәрәҗәсендә сакларга мөмкинлек бирәчәк.
Чыгыш ахырында Илдар Шакиров 2023 ел башына Казан халкының саны 1 млн 314 мең 685 кеше тәшкил иткәнен искәртте. Ел саен күрсәткеч артачак.