Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.10.2025, 16:16

2 нче номерлы Пассажир автотранспорт предприятиесе шәһәр халкын фотолар бәйгесендә катнашырга чакыра

Эшләр 1 декабрьгә кадәр кабул ителә

2 нче номерлы Пассажир автотранспорт предприятиесе яңа елга багышланган фотолар бәйгесе башлануы турында игълан итә. Бәйге җиңүчеләре бүгенге көндә раритет саналучы «Икарус-280» автобусында сәяхәт итәчәк, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

Бәйгедә катнашу өчен яңа ел көннәрендә автобус яисә аның салонында төшерелгән фотосурәтне җибәрергә кирәк. Сурәтләрне 1 декабрьгә кадәр media@kazan-patp2.ru электрон почтасына юллау мөһим. Хат темасында «Яңа ел» дип язарга кирәк. Шулай ук исем, фамилия, атасының исеме, элемтә өчен телефон номеры, фото төшерелгән дата күрсәтелергә тиеш.

2 нче номерлы Пассажир автотранспорт предприятиесендә хәбәрдә күрсәтелгән номер «МАХ» кушымтасына бәйләнгән булырга тиеш, дип ачыклык кертәләр. Әлеге кушымта аша акциядә җиңүчеләргә бүгенге көндә раритет булган, гармунны хәтерләтә торган сары «Икарус-280» автобусында сәяхәт итү өчен автобус билеты юлланачак.

Алдарак 2 нче номерлы Пассажир автотранспорт предприятиесенең ачык һавадагы автобуслар музеенда яңа экспонат барлыкка килүе турында хәбәр ителгән иде. Восстание урамындагы 108а йорт территориясенә кергәндә «Икарус-280» автобусын күрергә була.

Барлык яңалыклар