В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда дүрт предприятиенең 45 машинасы эшләгән
Марат Мөгыйнов фотосы
Бүген төнлә Казан урамнарында бозлавыкка каршы көрәш эше башланды. Юллардагы вәзгыятьне яхшырту өчен юл хезмәтләренең 45 машинасы эшләгән. Башкалада бозлавыкка каршы 237,4 тонна материал – реагент һәм ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, беренче чиратта аеруча игътибар таләп ителә торган участоклар: күперләр, юлүткәргечләр, юл чишелешләре каралган. Эшне дүрт төзекләндерү предприятиесе: «Горводзеленхоз», «Шәһәрне төзекләндерү», «Шәһәр күперләре», «Киров районының Юл төзекләндерү-эксплуатация идарәсе» муниципаль унитар предприятиеләре башкарган.
Исегезгә төшерәбез, төнлә шәһәрнең кайбер районнарында юеш кар яуды. Шуңа бәйле рәвештә юлның кайбер өлешләре тайгак иде. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -4…-6 градуска салкынайтты, иртән -1…+1 градуска күтәрелде.