Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.11.2021, 11:25

Ачык тыңлауларда 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Казан бюджеты проекты турында фикер алыштылар

Киләсе елга шәһәр бюджетының керем һәм чыгым өлешләре 32 млрд 298,5 млн сум күләмендә фаразланган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан KZN.RU, 9-нчы ноябрь, Камилә Гобәйдуллина). 2022 елга Казан бюджеты проекты буенча гавами тыңлаулар кичә Мәгариф хезмәткәрләре йортында узды. Фикер алышуда шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллин, Казан шәһәр Думасы секретаре Альбина Рафикова, Казан шәһәре Думасы депутатлары, Башкарма комитетының район администрацияләре һәм структур бүлекчәләре вәкилләре һәм шәһәр халкы катнашты.

Төп доклад белән Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул Казан шәһәре Думасы карарының карала торган проекты Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында 21-нче октябрьдә басылып чыкканын һәм теләге булган һәркем аның белән таныша алуын искәртте.

Проект нигезендә, 2022 елга шәһәр бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча 32 млрд 298,5 млн сум тәшкил итәчәк, 2023 елга – 31 млрд 471,8 млн сум, 2024 елга –31 млрд 719,5 млн сум. Документның ахыргы проектын Казан шәһәре Думасы сессиясендә караячаклар.

2022 елда хезмәт хакы фондының үсеше 6-7% чикләрендә планлаштырыла

2022 елга һәм 2023-2024 елларның планлы чорына Казанның социаль-икътисадый үсеш фаразы турында Икътисадый үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары Гүзәл Минһаҗева сөйләде. Фараз агымдагы елның 9 аенда катлаулы икътисадый хәл шартларында шәһәрнең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләрен анализлау нигезендә Россия һәм Татарстан икътисадын үстерүнең сценар шартларын исәпкә алып эшләнгән.

Г.Минһаҗева хәбәр иткәнчә, бу елның гыйнвар-сентябрь айларында кулланучылар бәяләре индексы 2021 ел дәрәҗәсенә карата 106,5% тәшкил иткән. Ел нәтиҗәләре буенча уртача алганда, инфляция 5,2% дәрәҗәсендә көтелә, бу агымдагы елга фараз кысаларында салына. 2021 елда сәнәгать җитештерүе үсеше 102% дәрәҗәсендә бәяләнә. Урта сроклы перспективада сәнәгать җитештерүенең уртача үсеш темплары көтелә.

Икътисадый үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары сүзләренә караганда, предприятиеләрнең тотрыклы үсеше һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүдә икътисадка инвестицияләр җәлеп итү мөһим фактор булып тора. «Беренче ярты еллык йомгаклары буенча Казан предприятиеләре тарафыннан төп капиталга 64 млрд сумга якын инвестицияләр җәлеп ителде. 2021 елда төп капиталга инвестицияләр үсеше 2020 елга 103,3% дәрәҗәсендә бәяләнә. Инвестицияләр күләме 200 млрд сум тәшкил итте, 2022 елда ул 222 млрд сум булыр дип фаразлана», – дип сөйләде Г.Минһаҗева.

2021 елның 6 аенда шәһәрнең ваклап сату әйләнеше 292,6 млрд сум тәшкил иткән. Ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнешенең 5%-ка артуы көтелә, бәяләүләр буенча ул 600 млрд сумга якын тәшкил итәчәк.

«Агымдагы елның 8 ае йомгаклары буенча эре һәм урта предприятиеләрдә һәм шәһәр оешмаларында уртача хезмәт хакы 54 мең 285 сум тәшкил итте, ул 2020 елның тиешле дәрәҗәсе белән чагыштырганда 112 %-ка артты, реаль хезмәт хакы үсеше 105,6 % тәшкил итте. Фаразлана торган чорда хезмәт хакы фондының үсеше 6-7% чикләрендә планлаштырыла», – дип өстәде Икътисадый үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары.

Депутат Гадел Хәйруллин, 2020 ел белән чагыштырганда ,соры хезмәт базары күләме ничек үзгәрде, дип кызыксынды. Г.Минһаҗева, 9 ай эчендә халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт һәм керемнәрне легальләштерү буенча шәһәр комиссиясенең 49 утырышы үткәрелде, дип җавап бирде. «620 оешманың 160-ында соры хезмәт базары булуы расланды. Бу кешеләргә 1,5 млн сумга өстәмә түләүләр ясалды», – диде ул.

2022 елга бюджетның керем өлеше 2021 елгы бюджеттан 4 млрд 160,2 млн сумга күбрәк

Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, якындагы өч елда Казанның салым һәм бюджет сәясәтенең төп максаты, элеккечә үк, бюджет тотрыклылыгын саклап калу, шәһәр бюджетына тиешле керем күләмен алу, алдан көтелгән салым системасын булдыру. «Барлык керем чыганаклары буенча, физик затлар керемнәренә салымнан тыш, агымдагы елда гамәлдә булган салым ставкалары һәм түләү нормативлары сакланып кала. Физик затлар керемнәренә салым буенча, агымдагы ел белән чагыштырганда, 2022 елга өстәмә түләүләр нормативы аз гына кимегән һәм 1,6943% тәшкил иткән», – диде ул.

2022 елга бюджетның керем өлеше 32 млрд 298,5 млн сум күләмендә фаразланган, бу 2021 елга расланган бюджеттан 4 млрд 160,2 млн сумга күбрәк. 2022 елга салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми күләме 18 млрд 92,2 млн сум тәшкил итә, шуларның 15 млрд 686,2 млн сумы салым керемнәренә һәм 2 млрд 406 млн сумы салым булмаган керемнәргә туры килә. Бюджетара трансфертлар 14 млрд 206,3 млн сум тәшкил итәчәк.

Казан бюджетының салым керемнәренең төп чыганаклары булып физик затлар керемнәренә салым, җир салымы һәм тулаем керемгә салымнар кала, алар бюджетның салым керемнәрендә 90% тәшкил итә. Иң зур керем чыганагы – физик затлар керемнәренә салым, аның өлешенә киләсе елга планлаштырылган бюджетның барлык салым керемнәренең 46%-ы туры килә. Финанс идарә башлыгы билгеләп үткәнчә, 2022 елга шәһәр бюджетына әлеге салым күләме 7 млрд 216 млн сум күләмендә фаразлана.

Бюджетның барлык салым керемнәренең 22%-ы җир салымы өлешенә туры килә. Фараз 2022 елга 3 млрд 480 млн сум тәшкил итә.

«Җыелма керемгә салымнар буенча 3 млрд 419 млн. сум күләмендә керем фаразлана һәм үз эченә салым салуның гадиләштерелгән системасын; патент системасын һәм авыл хуҗалыгы салымын ала. Кече бизнес салымнары шәһәр бюджетының салым керемнәрендә 22% тәшкил итә», – дип өстәде И.Мөхәммәтшин.

2022 елга физик затлар мөлкәтенә салым шәһәр бюджетына керү фаразы 1 млрд 196,1 млн сум күләмендә бәяләнә. Шулай ук 375 млн сум күләмендә башка салым керемнәре керү планлаштырыла.

2022 елга Казан бюджетына салым булмаган керемнәр кертү планы 2 млрд 406 млн сум күләмендә төзелгән. Алар муниципаль милектәге мөлкәттән файдаланудан керемнәр, мөлкәтне һәм җир кишәрлекләрен сатудан керемнәр һәм башка салымга бәйле булмаган керемнәрне үз эченә ала, дип билгеләп үтте И.Мөхәммәтшин.

Депутат Михаил Кузнецов Финанс идарәсе башлыгыннан шәһәр бюджетына үзмәшгульләрнең нинди керем китерүе белән кызыксынды. Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта шәһәрдә 51 мең үзмәшгуль бар, чагыштыру өчен – ел башында алар якынча 30 мең булган. «Узган ел үзмәшгульләрдән шәһәр бюджетына 70 млн сум тирәсе керде, ә хәзерге вакытта – инде 130 млн сумнан бераз артыграк», – дип җавап бирде докладчы.

Казан бюджеты чыгымнарында иң зур бүлек булып «Мәгариф» кала бирә

Казан бюджетының чыгым өлеше 2022 елга 32 млрд 298,5 млн сум күләмендә формалаштырылган, бу агымдагы елның расланган бюджетына үсеш темпы белән 114,8% тәшкил итә. Шәһәр бюджеты чыгымнары 7 дәүләт программасы кысаларында төзелгән, шуларның иң эреләре – «ТР мәгарифен һәм фәнен үстерү» һәм «ТР транспорт системасын үстерү», шулай ук 17 муниципаль программа.

«Узган еллардагы кебек үк, чыгымнарның иң зур өлеше, тулаем күләмнең 81 проценты социаль-мәдәни өлкәгә туры килә, – дип билгеләп үтте Ирек Мөхәммәтшин. – Бу өлкә өчен чыгымнарның үсеше, 2021 ел белән чагыштырганда, 4 млрд 82 млн сум тәшкил итте. Социаль-мәдәни өлкәгә кагылышлы чыгымнарның 70%-ын хезмәт өчен түләү чыгымнары били», – диде нотыкчы.

Бюджет чыгымнарында иң зур бүлек булып «Мәгариф» кала бирә. Аны финанслауга 21 млрд сумнан артык, ягъни социаль-мәдәни өлкәгә гомуми чыгымнарның 81%-ын юнәлдерү планлаштырыла. Әлеге акчалар 76 мең тәрбияләнүче мәктәпкәчә белем бирү, 148 мең укучыга гомуми белем бирү, 80 мең балага өстәмә белем бирү хезмәтләрен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады Финанс идарәсе җитәкчесе.

Яшьләр сәясәтенә 662 млн сум каралган. Әлеге акчалар 5 яшьләр сәясәте учреждениесен тотуга, каникуллар вакытында балаларның ялын оештыруга, шулай ук шәһәр балалары һәм яшьләре өчен чаралар уздыруга юнәлдереләчәк.

«Мәдәният» бүлеге буенча чыгымнар 1 млрд 303 млн сум күләмендә каралган, дип хәбәр итте И.Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, социаль сәясәткә 1 млрд 791 млн сум, физик культура һәм спортка – 1 млрд 269 млн сум акча юнәлдерү планлаштырыла. Финанс идарәсе башлыгы аңлатканча, әлеге акчалар 27 спорт мәктәбендә 17 меңнән артык балага спорт әзерлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук спорт чараларын һәм ярышлар уздыруга юнәлдереләчәк.

«Сәламәтлек саклау» бүлегендә 21,6 млн сум күләмендә санитар-эпидемиягә каршы чаралар уздыру буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга чыгымнар исәпкә алынды.

Бюджетның башка чыгымнары күләме 6 млрд 224 млн сум тәшкил итә. Бу бүлеккә гомумдәүләт мәсьәләләре, милли икътисад, торак-коммуналь хуҗалык, милли иминлек, әйләнә-тирә мохитне саклау, муниципаль бурычка хезмәт күрсәтү кертелгән, диде И.Мөхәммәтшин.

Депутат Мәдинә Сабирҗан каникуллар вакытында балаларның ялын оештыруга чыгымнарның артуы нәрсә белән аңлатылуын сорады. Финанс идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, мондый үсеш балаларның каникуллар вакытында ял итүгә тарифларның ел саен артуы белән аңлатыла. Моннан тыш, киләсе елга авыр тормыш хәлендә булган 1 мең баланың ялына өстәмә квота планлаштырылган.

Чакырылган эксперт – КФУ финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы доценты Елена Лизунова 2022 елга шәһәр бюджеты проектын анализлады . Ул билгеләп үткәнчә, проект шәһәр вәкаләтләре һәм бюджет законнары нигезендә төзелгән.

Барлык тәкъдимнәрне карау нәтиҗәләре буенча бюджет проекты Казан шәһәр Думасы каравына чыгарылачак.

Барлык яңалыклар