Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.09.2025, 16:46

Казанда узачак «Очень! Осень» фестивалендә стендап-комик Артур Шәмгунов чыгыш ясаячак

Зур сәүдә вакыйгасы 27 һәм 28 сентябрь көннәрендә Мәскәү базарында оештырыла

Ял көннәрендә Мәскәү базарында «Очень! Осень» фестивале гөрләячәк. Ике көн дәвамында мәйданчыкта фермерлар ярминкәсе оештырыла, «Ламбада» дизайнер эшләнмәләрен сатып алып булачак һәм балалар өчен төрле остаханәләр уздырыла. Фестиваль кунаклары өчен җирле һәм чакырылган артистлар чыгыш ясаячак, базарның урамдагы территориясендә зур өстәл артында стрит-фуд зонасы урнашачак. Чара азагында Мәскәү базары лабазында танылган стендап-комик Артур Шәмгунов чыгыш ясаячак.

Ике көн дәвамында Мәскәү базары фермерлар ярминкәсе һәм «Ламбада» маркетын уздыру ноктасына әйләнәчәк. Шулай ук локаль диджейларның чыгышлары да күздә тотыла. Сәгать 9:00 дән 18:00 гә кадәр Идел буе төбәкләреннән җыелган фермерлар шәһәр халкына яшелчә һәм җиләк-җимеш, бал, авыл сөте, сырлар, йортта әзерләнгән эшләнмәләр, казылыклар, үсентеләр тәкъдим итәчәк. Боларның барысын да Мәскәү базарының урам территориясендә табып була.

Казанда оештырыла торган беренче «Ламбада маркет»та Россиянең төрле шәһәрләреннән 100 дән артык сәүдә оешмасы катнашачак. Сәгать 12:00 дән 21:00 гә кадәр казанлылар Мәскәү, Түбән Новгород, Төмән, Ярославль һәм Казан җитештерүчеләренең дизайнер киемнәре, бизәнү әйберләре һәм көнкүреш эшләнмәләре белән хозурланып, теләгән әйберен сатып ала алачак.

Фестивальнең беренче көнендә, ягъни 27 сентябрьдә базарда Казан диджейлары Vertigini һәм Lenar чыгышлары көтелә. Шәһәр халкы аларның музыкасын сәгать 12:00 дән 16:00 гә кадәр тыңлый ала. Шул ук вакытта сәгать 13:00 дән 17:00 гә кадәр урам территориясендәге амфитеатрда Швейцария системасы буенча шахмат турнирын үткәрү күздә тотыла. Интеллектуаль бәйгедә яше 12 дән зуррак балалар һәм олылар катнаша ала.

Оештыручылар балалар өчен ризык, азык-төлек һәм базар культурасына багышланган бушлай мастер-класслар әзерли. Шәһәр архитекторлары һәм дизайнерлары иң кечкенә кунаклар белән декоратив-гамәли сәнгать буенча дәресләр үткәрәчәк. Остаханәләр сәгать 12:00 дән 18:00 гә кадәр уздырыла.

Фестиваль кунакларын кич белән төп сәхнәдә зур концерт көтә. Анда диджей Qosh, Yummy Music төркеме, Kedr Livanskiy һәм чараның хедлайнеры – Мәскәү шәһәреннән «Базар» инди-дуэты чыгыш ясаячак.

Фестивальнең икенче көнендә, ягъни 28 сентябрьдә фермерлар ярминкәсе, «Ламбада-маркет» һәм интерактив балалар зонасы үз эшен дәвам итәчәк. Мәдәни программа кысаларында базарда кунаклар өчен музыкаль продюссер Rockid, диджей Enfant, музыкантлар Annekineko һәм Тимур Птахин чыгыш ясаячак. Шул ук көнне сәгать 12:00 дән 18:00 гә кадәр өстәл теннисы турниры узачак. Ярышлар «шәхси зачет» категориясендә уздырыла, уенчыларга зур теннис буенча күренекле спорт остасы Руслан Мамадалиев бәя бирәчәк.

Сәгать 15:00 дән 16:00 гә кадәр амфитеатр зонасында теләге булган барлык халык хор репетициясендә музыкантларга кушылып танылган рус җырларын җырлый алачак. Чарада катнашу өчен җырлый белү-белмәү мөһим түгел, ди оештыручылар.

Шулай ук фестиваль көннәрендә базарның урам территориясендә зур стрит-фуд зонасы эшләячәк. Биредә Казан халкы кызыклы яңа ризыклардан авыз итеп карый ала. Әлеге зонада кунаклар ике көн дәвамында сәгать 12:00 дән 21:00 гә кадәр күңел ача, сыйлана ала.

StandUp Club Kazan ны оештыручыларның берсе Артур Шәмгунов чыгышы фестивальнең икенче көнендәге төп вакыйга булачак. Артист катнашындагы тамаша сәгать 16:30 башлана.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәү базарын төзекләндерүнең беренче этабы агымдагы елның маенда тәмамланды. Яңартылган бинада сыйфатлы сәүдә витриналары урнаштырылган, склад биналары үзгәртелгән һәм башка бик күп эш эшләнгән.

Барлык яңалыклар