Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.11.2025, 17:41

Казанда Мәскәү базарының «Яңадан туган көне» билгеләп үтелә

Программада – фермерлар ярминкәсе, гомуми табын артында вокаль перформанс һәм Татарстан Дәүләт камера хоры чыгышы

Денис Гордийко фотосы

Җомга көнне, 28 ноябрьдә, Мәскәү базарында яңартылган киңлекнең рәсми ачылуы уңаеннан «Яңадан туган көн» чарасы үткәрелә. Кунаклар өчен фермерлар ярминкәсе, экскурсияләр һәм музыкаль чыгышлар белән үрелеп бара торган бай эчтәлекле бәйрәм программасы әзерләнә.

Базар территориясендә, урамда барлык Идел буе җитештерүчеләре катнашында фермерлар ярминкәсе оештырылачак. Шулай ук программада – гомуми табын артында вокаль перформанс, Мәскәү базары командасыннан экскурсияләр һәм Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт камера хоры чыгышы. Моннан тыш, бәйрәм мәйданчыгында интерактив «Истәлекләр лабораториясе» урнаштырылачак.

Махсус вакыйгалар 28-30 ноябрь көннәрендә узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Чара турында тулырак мәгълүматны һәм яңалыкларны базарның рәсми телеграм-каналында күзәтергә була.

Мәскәү базары беренче тапкыр 1976 елның 18 ноябрендә – 49 ел элек ачылган. Ә бу елны ул төзекләндерүдән соңгы туган көнен билгеләп үтәчәк.

Яңартылган Мәскәү базары 2025 елның 20 маенда сынау режимында ачыла һәм ул ярты ел эчендә шәһәр халкының күз алдында сизелерлек үзгәргән. Биредә амфитеатр, җәмәгать теплицасы, урам ярминкәсе, кием-салым базарының яңартылган павильоннары һәм базарның үз парковкасы барлыкка килгән. Шулай ук базар тирәсендәге территория дә төзекләндерелгән.

Барлык яңалыклар