Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2026, 14:30

Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Идел киңлекләре» торак комплексында балалар поликлиникасында булды

Поликлиника 10 меңнән артык балага хезмәт күрсәтә

Денис Гордийко фотосы

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко эш сәфәре барышында «Идел киңлекләре» торак комплексында балалар поликлиникасында булды. Федераль ведомство башлыгы медицина оешмасын бәяләде, учреждение эшендә кулланыла торган цифрлы хезмәтләр белән танышты, шулай ук табиблар, нәни пациентларның ата-аналары белән аралашты. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев катнашты.

«Поликлиникалар челтәрен яңарту бүген иң өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Биредә Сәламәт бала көне һәм профилактик тикшерүләр кысаларында, балаларның актив һәм сыйфатлы тормышына нигез салына. Поликлиникада илебез җиһазларына зур игътибар бирелгәне сизелә. Татарстан күпсанлы медицина җайланмалары һәм алар өчен кирәкле компонентлар җитештерүче төбәк», - диде Михаил Мурашко.

«Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында төзелгән сәламәтлек саклау учреждениесе 10 меңнән артык балага хезмәт күрсәтә. Яңа поликлиникада гомуми һәм аерым бер юнәлеш буенча эшли торган бүлекләр, рентген кабинеты, лаборатория, травматология бүлеге, ультратавыш диагностикасы кабинеты, сәламәтлеге чикле авыруларга ярдәм бүлеге бар. Поликлиника территориясендә парковка, уен мәйданчыгы һәм уңайлы көтү зоналары булдырылган. Шулай ук һәрбер катта барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган ана һәм бала бүлмәсен очратырга була.

3,4 мең кв.метр мәйданлы бина өч каттан тора. Беренче катта ашыгыч ярдәм, процедура кабинетлары, травматолог, йогышлы авырулар буенча белгеч һәм яраларны бәйләү бүлмәләре урнашкан. Икенче кат дәвалау-диагностика хезмәтләре өчен каралган. Биредә аерым бер юнәлеш буенча эшли торган белгечләр: офтальмолог, балалар гинекологы, уролог, невролог, психиатр, кардиолог, хирург, эндокринолог, отоларинголог һәм стоматолог кабул итә. Ультратавыш диагностикасы кабинеты һәм конференц-зал шулай ук икенче катта урнашкан. Өченче катта педиатрия бүлмәләрен, прививка ясау кабинетын, табиб-эпидемиолог һәм аллерголог кабинетларын, клиник анализлар тикшереләчәк лабораторияне өченче катта табарга була.

Яңа поликлиникада беренче тапкыр III–IV группа патоген биологик агентлар белән тикшеренүләр үткәрә торган микробиология лабораториясе ачылган. Моннан тыш, әлеге бина Казанда флюорография тикшерүен балалар турыдан-туры поликлиниканың үзендә уза ала торган беренче медицина учреждениесе буларак билгеле. Элегрәк филиалларга беркетелгән балалар туберкулез авыруына каршы профилактик тикшеренү чараларын Республика балалар клиник хастаханәсендә, йогышлы авырулар хастаханәсендә һәм башка учреждениеләрдә узарга мәҗбүр булган.

Сәламәтлекләре чикле балалар, социаль куркыныч хәлдә һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар, шулай ук махсус хәрби операциядәге сугышчыларның балалары аерым игътибар үзәгендә: алар өчен аерым участок бүлеп бирелгән. Социаль куркыныч хәлдә һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны табиблар, вәзгыятьнең катлаулылыгына карап, ай саен һәм квартал саен өйгә килеп тикшереп тора.

Исегезгә төшерәбез, «Идел киңлекләре» торак комплексында балалар поликлиникасы 16 декабрьдә ачылды. Объектны 2025 елның гыйнварында төзи башлаганнар һәм шул ук елның август ахырында төзелеп беткән.

Фоторепортаж
Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Идел киңлекләре» торак комплексында балалар поликлиникасында булды
Барлык яңалыклар