Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.01.2026, 11:48

Казан мэриясе HeadHunter мәгълүматлары буенча иң яхшы 30 эш бирүче исемлегенә кергән

Бу дәүләт структуралары арасында иң яхшы күрсәткеч: конкурста якынча 1,8 мең оешма катнашкан

Кадлар сәясәте идарәсе фотосы

Казан мэриясе HeadHunter компанияләр төркеме төзегән Россия эш бирүчеләренең еллык иң яхшы 30 рейтингына керде. Россиянең 426 эре компаниясен колачлаган гомуми зачетта Казан мэриясе алдынгы 24 нче урында урнашкан. Бу дәүләт структуралары арасында иң яхшы позиция. Татарстаннан катнашучылар арасында Казан мэриясе беренче урынны алды.

«Россиянең эш бирүчеләре рейтингында яуланган 24 позиция – ул без берничә ел элек сайлаган трансформация юлының дөрес булуын раслау билгесе. Без үз алдыбызга амбициоз классик муниципаль структураны заманча һәм сыгылмалы системага әйләндерү максатын куйган идек. Хәзерге вакытта безнең HR-процессларны трансформацияләү ул цифрлаштыру да һәм проектлар белән идарә итүнең алдынгы системаларын кертү буларак та аңлашыла. Без тәкъдимнәр, өзлексез уку һәм һөнәри үсеш хуплана торган мохит булдырдык. Безнең өчен бу җиңү – эчке уңыш булу белән беррәттән, зур җаваплылык та. Без Казанны иң яхшы эш бирүчеләр, уңайлы эш һәм иҗат итү киңлеге итү өчен ведомство карамагындагы һәм шәһәр оешмалары белән бергәләп үз тәҗрибәбез белән актив уртаклашабыз», - дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.

Конкурста 41 тармак буенча якынча 1,8 мең оешма катнашкан. Казан мэриясе югары нәтиҗәләр күрсәтеп, гомуми рейтингта 24 нче урынны һәм Татарстан катнашучылары арасында беренче урынны алган. Бу дәүләт структуралары арасында иң яхшы позиция.

HeadHunter рейтингы хезмәткәр саны буенча дүрт категориядә: кече (250 кешегә кадәр), урта (1 мең кешегә кадәр), зур (5 мең кешегә кадәр) һәм бик зур (5 меңнән артык хезмәткәр) оешмалар буенча үткәрелгән.

Казанның башка әйдәп баручы оешмалары да рейтингта үз урынын тапкан. Илнең иң яхшы эш бирүчеләре исемлегендә зур компанияләр арасында Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты 325 нче урында, урта оешмалар арасында «ИТ-парк» технопаркы 265 нче урында. Казан федераль университеты һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасы шулай ук зур нәтиҗәләр күрсәтеп, зур компанияләр арасында 151 һәм 71 урыннарны яулаган.

Эш бирүчеләрне бәяләү берничә төп критерий: HR-процессларның үсеш дәрәҗәсе, хезмәткәрләрнең эчке лояльлеге, элеккеге эшчеләрнең компанияне үткән эш урыны буларак бәяләве, шулай ук потенциаль эш эзләүчеләр арасында гомуми кабул итү һәм популярлык буенча үткәрелгән.

Алдарак 26 гыйнварда Казанда шәһәр мәгариф системасының идарәче кадрлар резервын формалаштыру буенча еллык бәйгегә гаризалар кабул ителә башлавы хакында хәбәр ителгән иде.

Барлык яңалыклар