Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2019, 11:21

Илсур Метшин: "Россия Президентының май указлары таләпләре Казанда тулысынча үтәлде"

Казан Мэры билгеләп үткәнчә, 2018 елда шәһәр бюджетының 70% артыгы социаль ихтыяҗларга юнәлдерелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль). Казан бюджеты социаль юнәлешле булып кала – чыгымнарның 71% мәгариф һәм социаль-мәдәни өлкәләргә туры килә. Бу хакта бүген шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясе утырышында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. 2018 елда үз эшчәнлеге турында хисап кысаларында ул 2018 елга шәһәр бюджетын формалаштыру һәм үтәү турында сөйләде.

Расланган күләмдә 2018 елга Казан бюджеты 21,6 млрд сум тәшкил иткән. Бюджетка өстәмә 5,5 миллиард сум акча кергән. Шәһәрнең үз керемнәре үсеше 2 млрд. сумнан артык тәшкил иткән. Тагын 3 млрд 271 млн сум республика һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казан бюджетына өстәмә акча керде, дип ассызыклады Мэр үзенең доклады барышында.

Ул шулай ук Казан шәһәре Думасы депутатлары инициативасы белән 481 млн. сум шәһәр халкының социаль ихтыяҗларына өстәмә рәвештә юнәлтелде, дип өстәде: укучыларны дотацияле тукландыру, гражданнарның аерым категорияләренә ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләү, балаларны тәрбиягә алган ата-аналарга өстәмә түләү. Моннан тыш, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә мөлкәткә салым буенча ташламалар билгеләнде (аларның саны 4,5 меңнән артык кеше тәшкил итә), шулай ук шәхси балалар бакчаларына җир салымының түбәнәйтелгән ставкасы рәвешендә ярдәм күрсәтелде.

"Россия Президентының Мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең аерым категорияләре хезмәт хакының билгеләнгән дәрәҗәсенә ирешү буенча май указлары тулы күләмдә үтәлде", - дип өстәде Мэр.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXII хисап сессиясе, 26.02.2019
Видеорепортаж
26.02.2019 13:30
Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясендә Казан Мэрының хисабы, 26.02.2019
Барлык яңалыклар