В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләрдә укучылар җирле флора һәм фауна белән танышалар
СИБУР фотосы
Октябрь башыннан Казанның сигез мәктәбеннән 278 укучы СИБУР экосукмагының яңа «Керпе маршруты» буенча сәяхәт итте. Биредә балалар өчен ачык һавада биология дәресләре үткәрелә: укучылар урман үсемлекләре һәм аларның үзенчәлекле үзлекләре белән танышалар, җирле гөмбәләрне, җиләкләрне һ.б. тикшерәләр.
Укучылар өчен экосукмаклар буйлап экспедицияләрне узган ел Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков тәкъдиме белән үткәрә башлаганнар. 2024 елда мондый төр биология дәресләрендә 600 дән артык Казан укучысы катнашкан.
«СИБУР экосукмагы мәктәп укучылары өчен чын белем бирү платформасына әйләнде. Мин узган ел һәм бу җәйдә ике маршрут буенча сәфәр кылдым – әлеге проект хәтта өлкәннәр өчен дә кызыклы һәм файдалы дияр идем. Биология дәресләренең даими рәвештә ачык һавада үткәрелүенә мин ихластан шат. Укучылар моңа кадәр абаганы дәреслекләр буенча өйрәнгән булсалар, хәзер аларның әлеге үсемлекне сукмакта табу һәм табигый мохиттә тикшерү мөмкинлеге бар. Безнең өчен бу мөһим күрсәткеч. Компаниянең проектны гамәлгә ашыру буенча кылган гамәлләре һәм районның әлеге проектларны яшәүчеләр файдасына куллануы – бу иң дөрес синергия», - дип билгеләде Владимир Жаворонков.
СИБУР экосукмагы «Керпе маршруты» һәм «Төлке маршруты» дигән ике маршруттан гыйбарәт. Ул «Казаноргсинтез» заводыннан ике чакрым ераклыкта урнашкан һәм зур урман массивының бер өлешен тәшкил итә. Биредә Татарстанның Кызыл китабына кертелгән 70 тән артык сирәк төр белән бергә, 800 төрле флора һәм фауна исәпләнә. Шулай ук әлеге территориядә 168 еллык наратларны күрергә була.

Дәресләрнең һәрберсен тәҗрибәле укытучы аерым үткәрә. Дәрес планы укучыларның яшенә карап эшләнә. Экспедиция вакытында укучылар өчен гаҗәеп флора һәм фауна дөньясы ачыла: балалар урман үсемлекләре һәм аларның үзенчәлекле үзлекләре белән таныша, җирле гөмбәләрне һәм җиләкләрне тикшерә, мүкләрнең һава чистарту индикаторы булып хезмәт итүе хакындагы мәгълүмат ала. Кайвакыт укучыларга кара тукран кебек урманда яшәүче сирәк кошлар да очраштыргалый.
Чара тәмамлангач укучылардан экскурсия үткәрүче тарафыннан мәгълүматка бай сәяхәт уздырылуы турындагы уңай фикерләрне ишетергә була. Шулай ук киләчәктә проектны үстерү буенча үз тәкъдимнәрен җиткерәләр.
«Оештыручыларга мәгълүматка бай экскурсия өчен зур рәхмәт: безне мәктәптән урманга кадәр уңайлы автобус алып килде, экскурсия ишетелсен өчен һәр укучыга аудиогидлар тараттылар, безгә сәнәгать предприятиесе белән янәшә урнашкан тере табигатьнең ничек яшәвен күрсәттеләр. Маршрутның озынлыгы уртача. Без үтелгән араны сизмәдек тә, чөнки гид Нәфис балаларга урман турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Экскурсиядән соң укучылар сәяхәтнең маҗарага тиң булуын билгеләп үтте. Элегрәк әлеге сукмак буйлап йөрүчеләргә чара бик кызыклы булган, алар урманны яңа яктан ачкан», - дип фикерләре белән уртаклашты 130 нчы мәктәпнең СИБУР-сыйныф җитәкчесе Марина Мурзина.
Мәктәп укучыларыннан тыш, СИБУР экосукмагы буйлап Киров һәм Мәскәү районнарының ветераннар советына экскурсия үткәрелгән, шулай ук әлеге маршрутлар буйлап шәһәр халкы үзе мөстәкыйль рәвештә сәфәр кылган.
Мәктәп укучылары өчен урман буйлап даими экскурсияләр Казанның СИБУР предприятиесе – «Казаноргсинтез» белән Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе арасында эко-агарту чаралары өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә үткәрелә.

«Мондый төр биология дәресләре балалар өчен табигать белән аралашу чарасы булып тора. Алар сәяхәт вакытында төрле авазлар ишетәләр, яфраклар җыялар, кырмыска оясын күзәтәләр. Бу, балалар өчен, әлбәттә, куанычлы һәм истәлекле мизгелләр. Чара вакытында балалар теоретик мәгълүматлар белән беррәттән, чын табигать белән таныша. Хәтта кыш айларында да урмандагы сукмакны танып-белеп була. Чөнки анда мәгълүмати стендлар, тактиль элементлар һәм интерактив мәйданчыклар урнаштырылган. Шулай ук без балаларга сәнәгать һәм табигать янәшә булган очракта экологиягә ни дәрәҗәдә җаваплылык саклап була алуы хакында сөйлибез», - диде «Казаноргсинтез» генераль директоры Айрат Сафин.

Ике маршрут та «Идел сукмагы» мобиль кушымтасына кертелгән – монда экологик ял өчен картаны күрергә була, шулай ук күрсәтмәләр һәм киңәшләр тәкъдим ителә. Экосукмак буйлап сәяхәткә Васильченко урамы ягыннан (территориядә стенд-күрсәткеч тора) яки «Мебельград» тукталышыннан (ориентир: Рәхимов урамы, 1 йорт) барып җитәргә була, дип хәбәр итә СИБУР матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Казанның яшел сукмаклары» экологик проектын эшли башладылар. Аның авторы – шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, маршрутны эшләүче – сәяхәтче һәм туган якны өйрәнүче белгеч Тимур Циунчук.
Проект шәһәрнең табигый территорияләрен һәм яшел мәйданчыкларын җәяүлеләр маршрутларының бердәм челтәренә тоташтыруны күздә тота. Башлангыч исәпләүләр буенча, сукмакның гомуми озынлыгы 190 километр тәшкил итәчәк. Маршрутларның 75 проценттан артыгы урман-парк һәм табигый зоналар аша, калган өлеше шәһәрдәге парклар һәм яшел утраучыклар аша, шулай ук торак массивлар һәм шәһәр урамнары буйлап узачак.