Иң яхшы идеялар авторлары 2 млн сум күләмендә приз фондын бүләчәк
Татарстан башкаласында «Үз телем» татар телен өйрәнү буенча проектлар бәйгесенең гариза кампаниясе старт алды. Иң яхшы идеялар авторлары 2 млн сум күләмендә приз фондын үз уйларын тормышка ашыруга бүләчәк.
14 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучыларга татар телен өйрәнүгә һәм милли мәдәниятне үстерүгә багышланган заманча, стандарт булмаган, кызыклы проектлар уйлап табарга кирәк.
Катнашу өчен гаризаны тутырырга кирәк. Кабул итү 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресы буенча алып барыла. Бәйге турындагы нигезләмә аның «ВКонтакте» рәсми битендә урнаштырылган.
Жюри гаризаларны җибәрүчеләр арасыннан финалистларны сайлаячак. Аларны киләсе этапта – уйланылган проектларны тәкъдир итәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
«Үз телем» бәйгесе шәһәр мэриясе тарафыннан Казан шәһәре депутаты Рөстәм Рамазанов ярдәмендә татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча актуаль идеяларны алга сөрү максатыннан үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, узган ел бәйгегә 70 тән артык казанлы гариза биргән иде, алар арасында – мәктәп укучылары, студентлар һәм 35 яшькә кадәрге яшь кешеләр. Шулардан алты төрле проект авторы җиңү яулады.