Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2025, 12:23

Казан халкына 2025 елда салым түләү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрәләр

Бүген Татарстан Республикасы салым инспекцияләрендә 20:00 сәгатькә кадәр ачык ишекләр көне уза

Денис Гордийко фотосы

Бүген Татарстанның салым органнарында «Ачык ишекләр көне» акциясе уздырыла. Чара шәһәр халкына милеккә, физик затларның керемнәренә салымнарны түләү мәсьәләсе буенча килеп чыккан сорауларны хәл итүгә ярдәм буларак оештырыла. Килүчеләрне 20:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.

Казан халкы консультация барышында салым ташламаларын алу тәртибе һәм салым түләү буенча бурычлар булу-булмавы турында белә ала, дип хәбәр итә Совет районы матбугат хезмәте.

Моннан тыш, хезмәт белгечләре салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдалануның өстенлекләре һәм Дәүләт хезмәтләре порталы аша салым хәбәрнамәләрен алу мөмкинлеге турында сөйләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, 2024 ел өчен милек салымнары һәм физик затларның керемнәренә салым 1 декабрьдән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Узган ел нәтиҗәләре буенча түләнгән салымның гомуми суммасы 4 миллиард 709 миллион сум дип бәяләнә.

Салымнарны түбәндәге берничә ысул белән: «Салым түләүченең шәхси кабинеты»нда (Федераль салым хезмәте сайтында), «Физик зат салымнары» мобиль кушымтасы аша, «Салымнар һәм пошлиналар түләү» хезмәте ярдәмендә (Федераль салым хезмәте сайтында), Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталында, банкларда һәм почта бүлекчәләрендә түләргә мөмкин.

Моннан тыш, салым органы сайтында «Башка зат өчен түләргә телим» хезмәте ярдәмендә башка кеше өчен дә салым түләргә була. Моның өчен салым түләүченең, мәсәлән, әти-әниләрнең, яки башка якын кешеләрнең һәм алар өчен түли торган затның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, салым түләүченең идентификация номеры кертелергә тиеш.

Барлык яңалыклар